Казанда сукбайлар приютларына килүчеләр арта

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда сукбайлар өчен булдырылган приютларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Татарстанның социаль тернәкләндерү үзәге оештырган вакытлыча яшәү урыннарында 200дән артык кеше көн күрә. Сукбайларның саны артуын көннәрнең суытуы белән генә бәйләп карамыйлар. Төп сәбәпләрнең берсе — Русиядәге икътисади вазгыять һәм эчкечелек.