Артистлар коронавирус йоктыру сәбәпле Уфада "Нур" татар театры карантинга ябылган

"Нур" театры хезмәткәрләре

Тамашачылар билетларны кире кайтарырга яки спектакльләргә театр эшли башлагач килергә мөмкин диелә.

Башкортстанның "Нур" татар театры спектакльләрен күрсәтүне 6 февральгә кадәр туктатып тора. "Әлеге карар экпидемиологик вазгыять белән бәйле, күпчелек актерлар авырый", дип белдергән "Башинформ"га театр сүзчесе Гөлшат Сафина.

Тамашачылар сатып алган билетларын кире кайтара, яки театр театр эшли башлаганнан соң, шушы спектакльгә, яисә залда урыннар булу-булмауны алдан ачыклап, башка бер спектакльгә килә ала, диелә.

1 февральдән 6 февральгә кадәр барлыгы ун спектакль: "Хаҗи әфәнде өйләнә", "Тыкрыкта булды бу хәл", "Туй алдыннан", "Ирекнең дә чиге бар", "Балконнан төшкән мәхәббәт", "Упкын өстендә уен", "Алло, это счастье?", "Шаян йорт иясе", "Башмагым", "Ычкындырмыйк кияүне" уйналмаячак.

Башкортстанның мәдәният министрлыгы хәбәренчә, республикадагы башка театрлар һәм мәдәният оешмалары гадәти тәртиптә эшләвен дәвам итә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы атналарда Башкортстанда көн саен 900ләп кеше коронавирус йоктыра, тәүлегенә 10-15 кеше үлә.


🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!