Лилия Галимова Җәмигъ мәчетен "Кырлай" паркында төзү турында: "Карар экспертизалардан соң кабул ителәчәк"

Лилия Галимова

Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова Җәмигъ мәчетен Казандагы “Кырлай” паркы урынында төзергә мөмкин булулары турындагы имеш-мимешләргә фикер белдерде.  

Бүген, 2 февральдә Telegram-каналларда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның "Татинвестгражданпроект" оешмасына мәчетне "Кырлай" паркы урынында торгызу мөмкинлекләрен җентекле өйрәнергә күрсәтмә бирүе турында мәгълүмат таралды.

"Яңа урынның уңай яклары күп, аларның иң әһәмиятлесе – транспорттан куллана алу. Ленин дамбасыннан да, Киров күпереннән дә килергә мөмкин, шулай ук метрога якын", диелә хәбәрдә.

Шулай да, Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова әлегә ахыргы карар кабул ителмәде дип белдергән.

"Президент ул ярда төрле вариантларны җентекле өйрәнергә кушты. Алданрак хәбәр итүебезчә, карар бары тик барлык экология һәм шәһәр төзелеше экспертизалары уздырылганнан соң гына кабул ителәчәк", дигән ул. Бу хакта "Реальное время" яза.

Алданрак Татарстан хакимиятләре Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең урынын билгеләгән дип хәбәр ителгән иде. Ул Казансу буенда, Кирмән каршында урнашачак дигән иде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Соңрак Кирмәндә төзелеш өчен мәйданны әлегә сайлауны дәвам итүләрен белдерделәр.

Мәчет ун мең кешене сыйдыра алачак, ә манаралары Русиядә иң биеге булачак дип фаразлана.

Аның төзелеше 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга арнала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!