Башкортстан Википедиясе волонтерлары 19 февральдә Туган тел көненә багышланган форум уздырырга әзерләнә. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Узган еллардагыдан аермалы буларак, дүртенче мәртәбә оештырылучы чара онлайн-форматта узачак. YouTube-каналда чыгышларны карап барырга һәм сораулар бирергә мөмкин булачак.
Форумның махсус битендәге мәгълүматка күрә, чарада "Башкорт теле һәм әдәбияте дәресләрендә Башкорт Википедиясын куллану", "Башкорт Википедиясендә тарих темасы", Википедиядә Башҡортостан юбилярлары" һәм башка темаларга чыгышлар булачак.
Чара "Викимедиа РУ" сәүдәгә корылмаган партнерлыгы, Башкорт телен үстерү һәм саклау фонды, Дөнья башкортлары корылтае, Башҡортостанның мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үтәчәк.
Башкорт википедиясе җитәкчесе Рөстәм Нурыев әйтүенчә, пандемиягә кадәр википедиячеләр еш очрашкан, ләкин соңгы ике елда күзгә-күз очрашудан мәхрүмнәр. Әмма җыелган сораулар турында фикер алышу, киң җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, волонтерларның эшчәнлеген ниятләү кирәк" дип белдергән ул.
Нурыев әйтүенчә, форумда чыгыш ясарга теләүчеләр шактый. Аерым алганда, укытучылар дәресләрдә онлайн-энциклопедияләр материалларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашырга тели, "Википедиягә кереш" исемле онлайн курс турында да чыгышлар булачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!