Русиянең куәт оешмасы вәкилләре кырымтатарларның өйләрендә тентүләр уздырган, тоткарланучылар бар 

Иллюстратив фото

Активистлар мәгълүматына күрә, тентүләр Кырымның төрле төбәкләрендә үткән.  

9 февраль иртәсендә Кырымда Русиянең куәт оешмасы вәкилләре кырымтатарларның өйләрендә тентүләр уздырган, берничә кеше тоткарланган, дип хәбәр итә "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе.


"Безнең төбәктәге активистлар мәгълүматына күрә, Кырымның төрле төбәкләрендә, берничә кырымтатарның өйләрендә иртәдән тикшерү чаралары уздырыла" диелә хәбәрдә.

Активистлар мәгълүматына күрә, тентүләрдән соң Ансар Османов, Аметхан Абдулвапов, Марлен Мостафаев, Эрнест Сейтосманов тоткарланган. Әлегә Русия куәт оешмаларының рәсми чыганакларында тоткарлаулар һәм тентүләр турында мәгълүмат юк.

Алданрак Human Rights Watch хисабында 2021 елда Русия хакимиятләре аннексияләнгән Кырымда дини һәм сәяси эзәрлекләүләрне дәвам итте дип белдерелгән иде.

Кырымтатарларын эзәрлекләүләр 2014 елда ярымутрауны Русия хакимиятләре аннексияләгәннән соң башланды. Кырымтатарларның күбесе Кырымны Русиягә кушуга каршы чыккан иде. Хәзерге вакытта йөздән артык кырымтатар төзәтү колонияләрендә яки тикшерү астында. Күп очракта аларны экстремизмда гаеплиләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!