Татарстан яшьләр министрлыгы сәүдә үзәкләрендә яшьләр үзәге ача

Тимур Сөләйманов

Министрлыкта АУЕ төркеменә җәлеп ителүче яшьләр борчу тудыра.

Татарстан хөкүмәте сәүдә үзәкләрендә яшьләр үзәге ача. Бу хакта 10 февральдә Татарстан яшьләр министры Тимур Сөләйманов Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

Аның сүзләренчә, бу министрлык тарафыннан, иҗтимагый оешмалар карамагында булмаган яшьләр өчен эшләнәчәк. Әлегә кайсы сәүдә үзәгендә оештырылачагы әйтелми. Киләчәктә аны төрле үзәкләрдә эшләргә җыеналар.

Бүген министрлыкта урамда, АУЕ (яшүсмерләр арасында төрмә төшенчәләрен пропагандалаучы берләшмә) төркеменә җәлеп ителүче һәм интернетта утыручы яшьләр борчу тудыра.

"Беренчедән, максатчан эшлибез, чөнки анда яшьләргә карата деструктив эш алып баручылар бар. Әлеге эшне без терроризмга каршы комиссия белән берлектә алып барабыз. Безнең бер ресурс үзәгендә "Ориентир" үзәге оештырылган. Анда социаль челтәрне мониторинглау бүлеге бар. Күрәбез, күзәтәбез һәм бу үсешне акрынайту өчен гамәл кылабыз. Безне борчый торган ике мәсьәлә бар. Беренчесе - депрессив-суицид юнәлеше һәм АУЕ. Без аларга каршы көрәшәбез" диде министр.

Тимур Сөләйманов сөйләвенчә, хәзер министрлык үзен күрсәтмичә интернет проектларны тормышка ашыра, блогерлар җәлеп итә.

"Без яшүсмер блогерларны җәлеп итәбез. Алар булинг, кибер алдауларга бәйле мәсьәләләр турында сөйли. Без бу проектларга министрлыкның логотибын куймыйбыз. Берничә йөз мең кеше әлеге роликларны күрә", диде ул.

Моңа кадәр Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков балигъ булмаган яшьләр кылган җинаятьләрнең кимүен белдерде. 2021 елда төркем җинаятьләре - 266, балалар арасында 141 очрак теркәлгән.

Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов канунсыз урам чараларына яшьләрне чыгарырга рөхсәт итмәскә кушкан иде. Иң зур игътибарны экстремизмга каршы көрәшкә юнәлтергә кирәк дип белдерде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!