Татарстанда физик затлар арасында бөлгенлек 50 процентка арткан 

Иллюстратив фото

Юридик затлар арасында бөлгенлеккә төшү очраклары 75 процентка диярлек күбәйгән. 

Татарстанда бөлгенлеккә чыгу очраклары зур тизлек белән арта. Бу хакта 16 февральдә Татарстан арбитраж мәхкәмәсе рәисе Максим Боровков мәхкәмәнең еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Халыкның бөлгенлеккә чыгу турында гаризалар һәм каралган эшләр саны нык арта. 2019 елда 2 169 гариза, 1 250 эш, 2020 елда – 3 828 гариза, 2 032 эш, 2021дә – 5 726 гариза килде һәм 4 178 эш каралды. 2020 ел белән чагыштырганда, узган ел кергән гаризалар 50 процентка, ә каралган эшләр ике тапкырга күбрәк – 106 процентка арткан", диде ул.

🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.



Бөлгенлеккә бәйле бәхәсле эшләр дә арткан. 2019 елда аларның саны 21 мең булса, 2021дә бу күрсәткеч 40 меңнән артып киткән.

Моннан тыш, юридик затлар арасында да бөлгенлеккә чыгучылар күбәйгән. 2021 елда 1 634 гариза килгән, 1 386 эш каралган. Мәхкәмә рәисе сүзләренчә, бер ел эчендә гаризалар 75 процентка, каралган эшләр 103 процентка арткан.

БУ ТЕМАГА: Русиядә алынган микрокредитлар саны рекордлы санга җитте


Киңәшмәдә катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моны пандемиягә бәйле дип аңлатты. Бөлгенлеккә төшүче дәүләтнең һәм кредиторларның таләбен тулысынча диярлек канәгатьләндерерлек итеп эшне оештырырга кирәк диде ул.

"Кызганыч, әлеге процедура бөлгенлеккә төшүченең юкка чыгуына китерә. Моңа принципиаль карарга кирәк. Бу эш урыннары, салым мәсьәләсе. Шуңа күрә бөлгенлеккә чыгуны тирәнтен өйрәнү, сәбәпләрен аңлау мөһим. Һәрвакытта да эшмәкәрнең генә гаебе булмый. Минемчә, без үзебез бу юнәлештә эшне җитәрлек дәрәҗәдә башкармыйбыз", диде ул.

2021 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 165 ширкәт бөлгенлеккә чыккан иде. Бу аңа кадәрге чор белән чагыштырганда 17 процентка күбрәк.

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!