Русия федерация шурасы Роскомнадзор белән берлектә интернеттагы канунсыз һәм мәхкәмәсез генә томаланырга тиешле контент исемлеген киңәйтү турында канун әзерли. Бу хакта РИА Новостига тәкъдим авторларының берсе, сенатор Маргарита Павлова сөйләгән.
Аның фикеренчә, интернетта әлегә канунсыз дигән билгеләмә шартларына эләкмәгән, әмма "куркыныч тудыручы һәм көч җыючы" контент артканнан арта бара.
Павлова фикеренчә, дәүләт иминлегенә куркыныч балалар аша килергә мөмкин.
— Интернетта террорчыларны, җинаятьчеләрне, маньякларны, үтерүчеләрне романтика белән бәйлиләр. Хатын-кыз хокуклары диләр, балаларны үтерү пропагандалана. Хатын-кыз хокукларын яклау дип, традицион гаилә кыйммәтләре һәм хатын-кызның гаиләдәге роле каралтыла, бу радикаль феминизм дип атала. Сайлау хокукы дип, гаилә корудан һәм бала табудан баш тарту пропагандалана – чайлдфри дип атала. Азатлык һәм толерантлык дип, сәламәт булмаган җенси мөнәсәбәтләр һәм бергә яшәүнең бозык формалары пропагандалана, - ди сенатор.
Гамәлдәге кануннарга ярашлы, Русиядә балалар порнографиясе, наркотиклар куллану, хәмер сату, үз-үзеңә кул салуны пропагандалау, киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру, балигъ булмаганнарны канунсыз гамәлләргә этәрү, экстремизм һәм террорчылыкны аклау, аңа өндәү кебек тыелган мәгълүмат бирүче сайтларны мәхкәмәсез генә томалау каралган.
Роскомнадзордан тыш, челтәрдә тыелган контентны ачыклау белән Интернет иминлеге лигасы да шөгыльләнә. Аны сенатор Елена Мизулинаның кызы, Екатерина Мизулина җитәкли.
Оешма 2021 елда журналист Юрий Дудь роликларында, шулай ук рэпчылар Моргенштерн, OG Buda һәм Элджейның җырларында һәм клипларында наркотикларны пропагандалау булуына зарланып, полициягә мөрәҗәгать иткән иде.
🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!