Камал театрының яңа бинасына япон концепциясе сайланды, әмма башкалар макталды

Камал театры бинасы бәйгесендә җиңгән проект

Камал театрының яңа бинасы концепциясе бәйгесенә нокта куелды. Төнге 11гә кадәр хөкемдарлар бәхәсләшеп, финалдагы 8 архитектура проекты арасында җиңүчеләрне билгеләде. Халыкта исә "Монда кайда миллилек?" дигән бәхәс башланды.

Камал театрының яңа бинасына архитектура концепциясе бәйгесенә барлыгы 357 эш килгән. Аларның 8е генә финалга чыкты. 8 проект 17 февраль көнне Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюрига тәкъдим ителде. Аларга кадәр иң кызыклыларын экспертлар шурасы да сайлады, анда төрле галимнәр, архитекторлар, җәмәгать эшлеклеләре, театр белгечләре кергән иде. Берничә утырыш оештырылды. Экспертлар шурасында 20ләп белгеч булды. Алар проектларның техник максатларга никадәр туры килүен дә тикшерде, театр куйган таләпләргә туры килүен дә игътибар үзәгендә тотты.

Хөкемдарлар утырышына йомгак ясап, Метшин жюри утырышында фикерләрнең бүленүен белдерде.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Ирада Әюпова (Татарстан мәдәният министры - ред.), Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова, Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтаев бик арыган кыяфәттә иде. Алар моны проектларны төнгә кадәр сайлау, 11дә генә таралашулары белән аңлатты.

Җиңүче игълан ителгәч, президиумда утыручылар бер-бер артлы беренче урынны яулаучыны түгел, ә икене урынга калучы "Bespoke" проектын һәм аның архитекторларын мактады.

Наталия Фишман-Бикмамбетова

— Яшермим, минем күңелеменә Асифхан проекты якын иде.Мин моңардан оялмыйм. "Bespoke" булмаса, "Wowhaus" тиз җиңәр иде. Бәхәсләр дә кызу булды, әмма ахыр чиктә баллар саналгач, җиңүче билгеләнде", диде Фишман-Бикмамбетова.

Британия архитекторы Асифхан проекты өчен президиумдагыларны барысы да тавыш биргәнен әйтте. Бары Фәрит Бикчәнтәев кенә җиңү яулаган япон проекты өчен тавыш биргәнен әйтте.

Фәрит Бикчәнтәев

— Жюрида Ринат Таҗетдинов, Разил Вәлиев, Искәндәр Хәйруллин, Искәндәр Гыйләҗев кебек шәхесләр бар иде, барысы да модерн проектны кабул итүен әйтте. "Bespoke" проекты Казан кирмәне, Мәрҗани мәчете кебек, ак кәгазьгә охшатып ясалган проект татар күңеленә якын булыр кебек. Классикага якын булган проектны түгел, кыю авангард стильдәге проектка өстенлек бирүләренә аптырадым, дип гаҗәпләнүен яшермәде мэр һәм моның белән конкурс нәтиҗәләре көтелмәгән булуын да дәлилләде.

"Татарда туй үпкәсез булмый дигән әйтем бар. Мин соңга кадәр кем җиңәчәген белмәдем. Мин киресенчә "Bespoke" җиңәчәгенә ышанган идем" диде Фәрит Бикчәнтаев, әмма Метшин аны бүлдереп: "Сезнең фикерегез нокта куйды, сез "заказщик" буларак басым ясадыгыз", диде. "Әмма башка проект өчен тавыш биргән булсам да, аның җиңәчәген белмәдем, — диде режиссер.

Камал театрының яңа бинасына бәйгедә җиңүче проект

Президиумда утырган хөкемдарлар "Bespoke" проектын озак кына мактадылар, аннары җиңүче дә бар бит әле дип искә төшергәндәй, аңа да мактау сүзләре табылды. Наталья Фишман-Бикмамбетова шулай да бу проект лаеклы һәм аны тормышка ашыру авыр булса да, барлык көч салыначак дип әйтте. Матбугат конференциясенә кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бу проект инде күрсәтелгән, җиңүче турында әйтелгән иде. 16 февраль Миңнеханов Камал театрында кунакта булып та кайтты, эш барышы белән танышты, "Тамашачыларга тамашачы" спектакленең бер өлешен карады.

Камал театры мөдире Илфир Якупов "Wowhaus" тәкъдим иткән концепциясе үзенчәлекле, әмма аны тормышка ашыру авыр булачак, бу Казанга, Татарстанга яңа максат дип сөйләде Азатлыкка. Ул конкурс нәтиҗәләре белән канәгать булуын белдерде.

Илфир Якупов

— Мин, гомумән, мондый конкурс уза алуына, аның дәрәҗәле итеп оештырылуына куанам. Финалистларның һәр эше игътибарга лаек. Без финалистларның сигезе белән дә очраштык, үз фикерләребезне әйттек, безнең өчен аның эче функциональ булуы мөһим, һәр деталь эшләве кирәк, уңайлы булсын. Техник таләпләрдә 600 кешелек зур тамашачылар залы, түгәрәк зал, бер репетицион зал булуын сорадык. Безгә цехларның, гримеркаларның уңайлы итү мөһим иде. Бу – амбициоз проект, аны тормышка ашыру авыр булачак. Бу яңа эш алымнарын таләп итәчәк, архитектор, төзүчеләр алдында авыр бурыч торачак. Бөтен төзелеш системы өчен яңалык булачак. Әле барыбыз да төрле рәсемнәр алабыз, аның ни рәвешле тормышка ашырылуы төзүчеләрнең осталыгына бәйле.

Чынында без бу проектка куандык, артистлар да яратты аны. Минем өчен бу да мөһим. Миллилек юк дип борчылырга кирәкми. Камал театрының миллилеге – спектакльләр. Камал гастрольләргә чыгып киткәндә, бинаны күтәреп чыгып китмибез бит, тамашаларны алып барабыз. Рухны актерлар, спектакльләр тудыра, — диде Камал театры мөдире.

БУ ТЕМАГА: Ирада Әюпова: Камал театры бинасы яшьләр үзәге булырга мөмкин

Илфир Якупов аңлатуынча, бу – концепция, аның эчке, тышкы бизәлешләре әле үзгәрә ала, җентекле эш алда тора.

Экспертлар шурасы да архитекторлар эшләре белән алдан танышкан, алар да үз фикерләрен әйтте, сораулар бирде, үз билгеләрен куйды. Алар арасында галим Гүзәл Вәлиева-Сөләймәнова да бар иде. Азатлыкка ул җиңеп чыккан концепциясенең өстенлекләрен, җитешсезлекләрен аңлатты.

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

— Хөкемдарлар утырышы алдыннан 15 февральдә көнозын экспертлар шурасы утырышы булды. 8 проект та җентекләп каралды, сораулар бирелде, тарткалашулар булды. Утырышта ике проект алга чыкты. Берсе – "Wowhaus", икенчесе – "Bespoke". Миллилек ягыннан "Pride" ширкәте проекты игътибарга лаек иде, аның бинасында миллилек бар, Алтын Урда сарайларына охшаш, әмма проектка җиңеллек җитмәде.

Японнар ясаган проект җиңүгә лаек. Ул шәһәребезгә, тирә-яктагы депрессив архитектуралы бистәгә яңалык өсти, игътибар җәлеп итә. Ул тирәләр әле яңарачак, үзгәрәчәк. Миллилеккә килгәндә, әйе, ул мөһим, әмма бу сыйфат кычкырып торырга тиеш түгел, "менә мин – татар" дип кукраеп торуы да кирәкми. Миллилек ассоциациатив рәтләр белән туа. Бинаның очлы булуы бер яктан кемнедер куркыта ала, әмма архитекторлар гаскәри татарларны, аларның танылган укларын күргән. Япон архитекторлары тарихны да ныклап өйрәнгән. Бинаның очлы булуы бүгенге татарларның максатчан, алга омтылучан, киләчәккә карап эш итүен билгели. Миңа алар тәкъдим иткән интерьер да ошады. Барысы да сыгылмалы, йомшак. Татар өендәге сөлгеләр, кашагаларны исәпкә алып эш ителгән. Архитектура талантлы икән, ул искерми. Архитектор халыкны тоеп эш итә икән, кайчан салынган бина, нинди стильдә булдырылганы инде мөһим түгел, — Гүзәл Вәлиева-Сөләймәнова.

БУ ТЕМАГА: Фәрит Бикчәнтәев: "Театрга ике бинада эшләү авыр булачак"

Жюридагы тагын бер хөкемдарлар – "Безнең гәҗит" баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов. Ул да жюриның көнозын сигез проектны караганын, каты бәхәс барганын әйтә. Хөкемдарларның бер өлеше фикерләшүдә интернет аша катнашкан.

Илфат Фәйзрахманов

— Беренчедән, мин Камал театрының күченүен авыр кичерәм. Минем өчен кадерле бина, кадерле урын ул. Әмма конкурс игълан ителде һәм проектлар арасыннан иң отышлысын, театр өчен иң туры килгәнен сайларга кирәк иде. Иртән Камал театрында очрашкач ук стендлар карап йөрдек, янымда Разил Вәлиев бар иде, шунда ук японнар ясаган бинага төртеп күрсәтеп, "Шушы булыр җиңүче" дип әйттем. Ошады ул миңа, үзенчәлекле проект. Әйе, ул футуристик стильдә. Тышкы күренеше безгә хас түгел, әмма эчендә татар мохитен күрдем. Дөресен әйткәндә, 8 проект та рухыма 100 процент туры килмәде. Әмма берсен сайларга кирәк икән, японнарныкын сайладым.

Хөкемдарлар арасына эләгүемә аптырадым. Үзем сорап алган вазифа түгел. Гомумән, башка проект җиңәр дип уйлаган идем. Утырышта башка проект җиңәр иде кебек. Яңалык һәрвакыт авыр кабул ителә. Күнегелмәгән, күзгә ят кебек күренә. Әмма вакыт узу белән күнегелер дип уйлыйм, диде Азатлыкка Илфат Фәйзрахманов.

БУ ТЕМАГА: "Ахмаклык һәм дискриминация". Камал театрының яңа бинасына архитектура бәйгесе бәхәс тудырды

"Wowhaus" берләшмәсендәге танылган архитектор Герман Бакулин Азатлыкка Япония архитекторы Кенго Кума белән уртак эш башкаруына һәм җиңүенә куанычын яшермәде. "Безгә тарихны өйрәнү кызык иде, татарлыкны заманча архитектурага күчерергә тырыштык, — диде ул Азатлыкка.

Герман Бакулин

— Бина төзеләчәк урында су якын, бу да авырлык тудыра, биредә җәй дә, кыш та бар, димәк кар да ява, боз да ката ала, яңгыр да ява. Болар барысы да исәпкә алынды. Бинаны төзегәндә инженерия бурычы торачак. Сыйфатлы механизмнар, заманча технология булырга тиеш. Күп нәрсә җиһазлардан торачак, барсының да ялт итеп эшләве кирәк булачак", — ди Бакулин.

Матбугат очрашуында хәзерге бина турында да сүз каттылар, әмма аның язмышы турында берни әйтелмәде. Ирада Әюпова бу мәсьәлә әле хәл ителмәде, 2025 елга кадәр Камал әлеге бинада эшләвен дәвам итә һәм яңа бинага сыйфатлы репертуар белән аяк басарга тиеш булачак дип әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!