Миңнеханов Җәмигъ мәчетенә урынны сайлау өчен бәйге уздырырга тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты, мәчет төзелешенә кишәрлекне Камал театрының яңа бинасы өчен уздырган шикелле, халыкара бәйге үткәреп сайлауны күз уңында тота.

Казан шәһәр думасы утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше өчен кишәрлекне, Камал театрының яңа бинасы өчен уздырган кебек, халыкара бәйге белән сайлау тәкъдиме ясады.

"Мэр бездә нинди театр булырга тиешлеген сайлады, без хупладык. Ниятләребездә Җәмигъ мәчете бар, хәзер аның кайда булырга тиешлеге мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә. Казандагы Җәмигъ мәчете дә, лаеклы булсын өчен, шулай ук бәйгегә чыгарга кирәк булачак", диде Миңнеханов.

18 февральдә Казанда Камал театрының яңа бинасы концепциясе бәйгесенә нокта куелган иде, анда япон концепциясе сайланды.

Казанда Җәмигъ мәчетенең төзелеше исә 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга арнала.

Башта Җәмигъ мәчете Казансу буенда төзеләчәк дип хәбәр ителгән иде.

Шуннан соң Change.org сайтында Казандагы Җәмигъ мәчетен Казансу янында төзүләренә каршы петиция чыкты.

Соңрак Telegram-каналларда Миңнехановның "Татинвестгражданпроект" оешмасына мәчетне "Кырлай" паркы урынында торгызу мөмкинлекләрен җентекле өйрәнергә күрсәтмә бирүе турында мәгълүмат таралды.

Республика хакимиятләре берничә мәртәбә төзелеш өчен урын әле билгеләнмәде дип белдерде.

Гыйбадәтханә үз эченә музей, китапханә, күргәзмә-лекция залларын алачак. Моннан тыш, Казанда ислам кулъязмалары чыганакларын саклау, өйрәнү, популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү буенча фәнни үзәк эшләнәчәк. Мәчет 10 мең кеше сыйдыра алачак.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!