АКШ Русиянең ике банкына һәм суверен бурычына санкцияләр кертә

Шулай ук АКШ финанс министрлыгы санкцияләргә дучар булган Русия шәхесләренең һәм юридик затларның рәсми исемлеген бастырды.

АКШ президенты Русиянең ике банкына, шулай ук суверен бурычына санкцияләр сала. Бу хакта Джо Байден Украина кризисы белән бәйле сишәмбе ясаган чыгышында белдерде. Моннан тыш, Русия җитәкчелеге вәкилләренә һәм аларның гаиләләренә чикләүләр салына. Санкция салыначак банкларның беренчесе - ВЭБ (Внешторгбанк), икенчесе - "хәрби банк", диде Байден. Соңрак бу Промсвязьбанк икәне ачыкланды.

"Әгәр Русия һөҗүмен арттырса, без чикләүләрне киңәйтергә әзер", дип өстәде Байден.

Бу чыгыш Русия президенты Владимир Путинның "ДНР һәм "ЛНР"ны тануы һәм соңрак Федерация Шурасының бу сепаратист төбәкләрдә Русия гаскәрен куллануын раславыннан соң ясалды.

Ак Йорт Мәскәү гамәлләрен бәйсез Украина җирлегенә тагын бер һөҗүм дип бәяләде. АКШ президенты сүзләренчә, Путин бу төбәкләрне ("ДНР" һәм "ЛНР"ны) инде Украинаның өлеше түгел дигән карар кабул итте. "Гади генә итеп әйткәндә, Русия Украинадан зур кисәкне өзеп алды", дип китерә Байден сүзләрен "Америка авазы".

АКШ хакимияте соңгы берничә атна эчендә Русиянең Украинага каршы агрессиясе дәвам итсә, Мәскәүгә каршы "каты һәм тиз" чаралар күреләчәге һәм яңа санкцияләр кертеләчәген әйтеп килде.

Байден чыгышыннан соң, АКШ финанс министрлыгы санкцияләргә дучар булган Русия шәхесләренең һәм юридик затларның рәсми исемлеген бастырды. Анда Русиянең өч югары түрәсенең уллары бар. Болар - Денис Бортников (ФСБ башлыгы улы), Петр Фрадков (Тышкы күзләү хезмәтенең элеккеге мөдире улы) һәм Владимир Кириенко (Русия президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары улы). Бу җитәкчеләрнең уллары да бик дәрәҗәле урыннар били - Денис Бортников ВТБ банкы вице-президенты, Петр Фрадков Промсвязьбанкны җитәкли, һәм Кириенко VK төркеме (ВКонтакте социаль челтәре хуҗасы) башлыгы. ВЭБ һәм Промсвязьбанкка өстәп, исемлектә аларның 40тан артык бүлекчәсе дә бар, шул исәптән ЦСКА Русия премьер-лигасы футбол клубы бар.

Байден әйтүенчә, АКШ Украинага һәм НАТОга ярдәмен дәвам итәчәк.
"Без беректәшләребез белән килешеп эшләүне дәвам итәчәкбез" диде. Шулай ук Байден Америка Кушма Штатларының Балтыйк буе илләренә өстәмә гаскәр һәм техника җибәрәчәген әйтте. Бу Русиянең Беларус җирлегеннән үз хәрби көчләрен чыгармавын да истә тотып эшләнә, анда хәзер Русия-Беларус хәрбиләре күнегүләре уза.

Шул ук вакытта Джо Байден агрессияне туктатырга соң түгеллеген һәм Вашингтонның әле сөйләшүләргә әзер булуын һәм кризисны дипломатия аша чишү мөмкинлеген ассызыклады.

  • 21 февральдә Русия президенты Владимир Путин фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы"ның ("ДНР") һәм "Луһански халык республикасы"ның ("ЛНР") бәйсезлеген тану турында карарны, шулай ук әлеге төбәкләрнең Русия белән хезмәттәшлек итү турында килешүләрен имзалады.
  • 22 февральдә Русия парламентының ике пулаты да бу документларны ратификацияләде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!