Русия Украинага каршы сугыш башланганнан соң Европа берлеге илләре җитәкчеләре Мәскәүгә каршы яңа чикләүләр турында килеште. Чикләүләр Русиянең энергетикасына, транспортына, тыныч максатларда да, корал җитештерүдә дә кулланылырдай ике билгеләнешле тауарларга, кайбер виза мәсьәләләренә кагылачак. Шулай ук Брюссель физик затларның "кара исемлеген" киңәйтәчәк. Нечкәлекләре әлегә ачыкланмады.
Европа берлеге Русиянең Украинага каршы агрессиясен тәнкыйтьләде. Европа шурасы искәртүенчә, Мәскәү халыкара хокукны һәм БМОның төп принципларын тупас бозган.
Брюссель өстәмә санкцияләр әзерләргә ниятли, алар шулай ук кайбер Беларус ватандашларына һәм ширкәтләренә дә кагылачак.
Элегрәк, 24 февральдә Кремльгә каршы санкцияләрне АКШ һәм Британия дә игълан иткән иде. Беренче чиратта алар ВТБга һәм Русиянең башка берничә эре банкына кагыла. Лондон "Аэрофлот"ка Британия һава аланнарына төшеп утыруны тыя.
24 февральдә Франция президенты Русия президенты белән телефоннан сөйләште. Эммануэль Макрон Владимир Путиннан кичекмәстән Украинага каршы барлык хәрби хәрәкәтләрне дә туктатуны таләп итте, диелә AFP агентлыгы хәбәрендә.
Путин махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул итү сәбәпләренә һәм шартларына тулы аңлатма бирде, дип белдергән Кремль Reuters-ка. Тарафлар элемтәләрне дәвам итәргә килешкән.
24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Украинаның эре шәһәрләре ракета һәм артиллерия утына тотыла. Донбасста, Харьков янында, Украинаның төньягында сугышлар бара, Киев янында Русия десанты турында һәм Русия гаскәрләренең илгә үз җиреннән дә, Беларустан һәм аннексияләнгән Кырымнан да үтеп керүе хәбәр ителә.
Украина коралы көчләре каршылык күрсәтә, ике тарафтан да йөзләгән корбан турында мәгълүмат бар.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!