Төркия Русия хәрби кораблары өчен Босфорның тулысынча ук ябылмаячагын белдерде

Босфор бугазында Русиянең Цезарь Куников хәрби корабы

Украина Босфор һәм Чанаккале бугазлары аша Русия корабларын уздырмауны сорап, Төркиягә мөрәҗәгать иткән иде.

Украина Русия хәрби корабларының Босфор һәм Чанаккале бугазыннан үтүен чикләүне сорап Төркиягә мөрәҗәгать итте, дип белдерде Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу.

Аның әйтүенчә, Русия корабларының, төп урыннарына кайту өчен, бу бугазлардан узарга хакы бар.

— Төркия хәрби корабларның бугазлардан үтүен чикли ала. Әмма Монтрё конвенциясе сугышта катнашучы илләрнең көймәләренең үз базаларына әйләнеп кайта алуын да күз уңында тота, һәм бу аларга рөхсәт ителергә тиеш, — диде Чавушоглу.

Русиянең сугыш башлавы сәбәпле, 24 февральдә Украина Босфор һәм Чанаккале бугазлары аша Русия көймәләрен уздырмауны сорап, Төркиягә мөрәҗәгать иткән иде.

1936 елда кабул ителгән Монтрё конвенциясенә ярашлы, Төркия контролендәге ике бугаз аша да сәүдә көймәләре ирекле рәвештә һәм түләүсез уза ала.

Кара диңгезгә чыгышы булган һәм андый чыгышлары булмаган дәүләтләрнең хәрби көймәләре өчен исә кагыйдәләр төрлечә.

Беренчеләре Босфор һәм Чанаккале аша теләсә кайсы төрдәге корабларын уздыра ала, икенчеләре өчен төренә һәм тоннажына карап, төрле чикләүләр бар.

21 февральдә Русия президенты Владимир Путин фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы"ның ("ДНР") һәм "Луһански халык республикасы"ның ("ЛНР") бәйсезлеген тану турында карар имзалады. 24 февральгә каршы таң алдыннан исә Путин Украинага сугыш ачты.

Аның максаты — "Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү", илне оккупацияләү турында сүз бармый, диде Путин.

Сугыш башлангач, Украина президенты Владимир Зеленский илдә хәрби хәл тәртибе кертте һәм Мәскәү белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде.

25 февральдә Зеленский "Илкүләм мобилизация турында" фәрман имзалады.

Башка илләр белән беррәттән Төркия дә Русия башлаган сугыш халыкара кануннарга каршы килә дип белдерде. "Бу — төбәкнең тынычлыгына һәм тотрыклылыгына каршы зур һөҗүм", дип язды Twitter-да Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!