Дөнья банкы Украинага ашыгыч ярдәм күрсәтергә әзер

"Без Украинаның күптәнге партнерлары һәм әлеге кискен мизгелдә аның халкын яклыйбыз" дип белдерде Дөнья банкы президенты Дэвид Малпасс.

Дөнья банкы Украинага ашыгыч ярдәм бирергә әзер һәм мондый ярдәмнең төрләрен карый, шулай ук тиз арада финанслауны әзерли.

Бу хакта үз мөрәҗәгатендә Дөнья банкы президенты Дэвид Малпасс әйтте.

— Украинада баручы вакыйгаларның нәтиҗәсе булган, шок хәленә китерүче көч кулланулар һәм кешеләрнең үлеменнән Дөнья банкының коты алына. Без Украинаның күптәнге партнерлары һәм әлеге кискен мизгелдә аның халкын яклыйбыз, — дип язды ул.

Аның сүзләренчә, Украинадагы вакыйгаларның дәвамлы икътисади һәм социаль нәтиҗәләре булачак, һәм Дөнья банкы Халыкара валюта фонды белән бу чыгымнарны бәяләү өчен хезмәттәшлек итә.

— Президент Зеленский белән шимбә көнне Мюнһендә очрашуымда, Дөнья банкы төркеменең Украина халкын һәм төбәкне яклавын расладым. Без Украинага ашыгыч ярдәм бирергә әзер һәм бу ярдәмнең төрләрен, шул исәптән тиз арада финанслауны әзерлибез, — дигән Малпасс.

Шулай ук, аның сүзләренчә, Дөнья банкы сугыш аркасында зыян күрергә мөмкин күрше илләргә, кешеләргә дә ярдәм күрсәтергә әзер һәм моның өчен өстәмә ресурслар бирәчәк.

24 февральдә таң алдыннан Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш ачуын белдерде.

Русия һөҗүменнән соң Украинада хәрби хәл тәртибе кертелде һәм илкүләм мобилизация игълан ителде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!