Мәскәүдә Украина илчелеге янына чәчәкләр салырга килгән ике ананы һәм аларның биш баласын тоткарлаганнар

Мәскәүдә Украина илчелеге

Башта аларны автозакта тотканнар, соңыннан полиция бүлекчәсенә китергәннәр, анда телефоннарын тартып алганнар һәм төнгә калдырмакчы булганнар.

Мәскәүдә полиция ике баласы белән Екатерина Завизионны һәм өч баласы белән Ольга Альтерны тоткарлаган. Бу хакта Facebook-та антрополог Александра Архипова хәбәр итте.

Хатын-кызлар Украина илчелеге янына чәчәкләр салырга теләгән, ә җиде яшьтән 11 яшькә кадәр булган балалар "Сугышка – юк" дигән плакат ясаган һәм әниләре белән барган. Полиция аларның җидесен дә тоткарлаган.

Башта аларны автозакта тотканнар, соңыннан эчке эшләр бүлекчәсенә китергәннәр, анда телефоннарын тартып алганнар һәм төнгә калдырмакчы булганнар, ә бу канунсыз гамәл.

Балаларны һәм әниләрне бары тик төнлә бүлекчәгә адвокат килгәннән соң гына азат иткәннәр.

Полиция бүлекчәсендә Екатерина һәм Ольгага ата-ана хокукыннан мәхрүм итү белән янаганнар. Административ беркетмәләрнең төгәл генә нинди маддәләр нигеәендә төзелүе билгеле түгел, әмма беркетмәләр төзелгән.

Русиядә сугышка каршы урам чаралары бетми."ОВД-Инфо" (Русия хакимиятләре "ят агент" дип саный) мәгълүматына күрә, сугышның алтынчы көнендә полиция 32 шәһәрдә ким дигәндә 307 кешене тоткарлаган. Сугыш башланганнан җирле тоткарланучыларның гомуми саны 6820гә җиткән.

Екатеринбурда махсус кабул итү урынында (спецприемник) урыннар беткән, яңа кулга алынучыларны Свердловски өлкәсенә җибәрәчәкләр.

Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең сайтында "урам тәртипсезлекләре оештырырга тырышуларга бер-бер артлы чик куелачак" дип язды.

"Яблоко" фиркасе Мәскәү мэриясенә 12 мартта сугышка каршы йөреш уздырачагы турында хәбәр иткән, әмма бу көн буш булмавы ачыкланган: 12 мартта Русия башкаласында "Русия гаскәрен хуплап марш" узачак.

1 март, сишәмбе көнне Украинадагы сугышка каршылык белдерүче Казан кешеләре кабат Бауман урамына чыкты. Аларның кулында чәчәкләр, шәмнәр һәм Татарстаннан булган, сугышта һәлак булуы рәсми рәвештә танылган Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллинның портреты бар иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!