Украинага каршы башланган сугышта үлгән Илнур Сибгатуллинның җәсәден 2 мартта Бегиш һава аланыннан табутка салып туры Түбән Камадагы Җиңү мәйданына китерделәр, өенә кертеп тормадылар.
Хушлашу митингын алып баручылар "Русия солдаты гади кешеләрнең гомерен саклау өчен, "мракобесие"нең тупас көченә, кешелек абруен таптауга, рәнҗетүгә каршы чыкты", диде.
Беренче булып чыгыш асаган Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин Рөстәмнең әти-әнисенең кайгысын уртаклашты, аның үлемен Икенче дөнья сугышында "илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге һәм тыныч үсеше өчен башларын салган ата-бабаларыбызга" охшатуын белдерде һәм Илнур Сибгатуллинны каһарман дип атады.
Русия думасындагы "Бердәм Русия" депутаты, Түбән Каманың элекке мэры Айдар Метшин Илнур Сибгатуллин "каһарманнарча һәлак булды" дип белдерде. Аның әйтүенчә, Илнурның үлеме өчен "бүген бөтен Русия кайгыра". Әмма аның нинди шартларда, ничек һәлак булуы кешеләргә әйтелми. Украинага һөҗүм вакытында һәлак булган һәм әсирлеккә төшкән Русия хәрбиләренең фотоларын һәм видеоларын биреп баручы "Ищи своих" Telegram-каналында Русия әсирләре сөйләвенчә, күпчелек урыс хәрбиләрен анда хәрби машинада барганда ук көчле утка тоталар, алар ни булганын аңламый да кала.
Мәскәүдән махсус килгән подполковник Михаил Давыдов һава десанты сержанты Сибгатуллинның әти-әнисенең кайгысын уртаклашты. Аның әйтүенә караганда, Илнур инде Чечнядагы хәрби чараларда да, Кырымны аннексияләүдә дә катнашкан булган. Илнурның иптәшләре "дошманнарыбызга кире кайтара алмаслык югалтулар китерер", диде Давыдов. Ул шулай ук шәһәр башлыгыннан тиз арада шәһәрнең бер урамына Илнур Сибгатуллин исеме бирүне сорады.
Илнурның әтисе Фәнис Сибгатуллин Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдә "мин үзем дә хәрби кеше, без — хәрби гаилә", диде. Хәзер инде ул Түбән Кама мәктәбендә балаларга сугышка әзерләнү дәресләре (ОБЖ) бирә. Әтисе әйтүенчә, Илнур укыган хәрби уку йортын Казаннан Петербурга күчергәч, егетнең Петербурга күченәсе килмәгән һәм ул укуын ташлап, килешү нигезендә гаскәргә китәргә булган.
"Башта аларны хәрби күнегүләргә җибәргәннәр иде, шул күнегүләргә киткәннән бирле аның белән сөйләшкән булмады", диде Фәнис Сибгатуллин.
Узган көздән бирле Русия Украина чикләрендә 150 меңгә якын хәрби туплады. Украина һәм Көнбатыш илләре Русия Украинага һөҗүм итәргә әзерләнә дип чаң какканда, Мәскәү бернинди дә һөҗүм булмаячак, без хәрби күнегүләр генә уздырабыз дип тәкърарлап килде.
1 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу белдерде һәм Илнурны "үз халкының лаеклы улы" дип атады. Киевта яшәүче татарларга туган телләрен өйрәткән Әнвәр Җиһан Азатлыкка сөйләвенчә исә Русия хәрбиләре анда тыныч халык яшәгән йортларны каты бомба утына тота һәм бер бомба ул яшәгән йорт янына да төшкән.
Шулай да, Илнурны соңгы юлга озату митингында "сугыш" сүзе яңгырамады. Русия хакимияте Украинага һөҗүм итүен "сугыш" сүзе белән атауны тыйды һәм аның урынына "махсус хәрби операция" сүзтезмәсен кулланырга кушып, илдәге бөтен медиа чараларына кисәтү җибәрде. Митинга җыелган халык та үзара сөйләшүләрдә ул сүзне әйтми генә сөйләште.
Әрәм булды егет
Илнурны соңгы юлга озатырга килгән студент Илдар Азатлыкка: "Әрәм булды егет. Күптән түгел генә өйләнгән иде, хатыны тол калды. Әти-әнисенә зур кайгы. Үз теләге белән киткән, беркем дә мәҗбүр итмәгән. Минем дә гаскәргә бару вакыты җитә. Андый җирләргә алып китмәсләрме дигән борчу бар", дип белдерде.
Мәктәп укытучысы, Фәнис Сибгатуллинның коллегасы Азатлыкка: "Үлеме турында әллә ни мәгълүмат юк. Әтисе бик борчулы инде. Илнурның хәрби булу хыялы бар иде, әтисе дә хәрби кеше. Ата-анага балаларын җирләү бик авыр шул", дип сөйләде.
Your browser doesn’t support HTML5
Түбән Камада туып үскән Илнур Сибгатуллин инде 10 елга якын Ульян өлкәсендә, һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аңа 30 яшь булган.
Илнур шәһәрнең мөселман зиратындагы "Каһарманнар аллеясы"нда җирләнде. Ул Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш игълан иткәннең өченче көнендә, 26 февральдә Украина территориясендә һәлак булган. Рәсмиләр аның ничек үлүе турында мәгълүмат бирми.
Your browser doesn’t support HTML5
Сугыш башлануга бер атна булганда Русия саклану министрлыгы Русия ягыннан 498 хәрбинең һәлак булуын, 1 597 хәрбинең яралануын белдерде. Мәскәү шулай ук Украина ягыннан 2870 хәрбинең һәлак булуын әйтә.
Украина президенты Владимир Зеленский 2 март кичендәге видеомөрәҗәгатендә Русиянең тугыз меңгә якын хәрбие юк ителүен белдерде.
Аның әйтүенчә, илнең көньягындагы Николаев шәһәре ягына таба Русия үзенең һәлак булган хәрбиләрен дистәләрчә боралак белән ташый.
Зеленский Русия хәрбиләренең күпчелеге алып кителмәвен, җир өстендә ятып калуын әйтте.
"Украина җирләре хәрбиләр җәсәдләре белән капланырга теләми. Бөтен армиягез белән кайтып китегез! Җитәкчеләрегезгә яшәргә теләвегезне, үләргә теләмәвегезне әйтегез. Сугышны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга кирәк", диде Зеленский.
Сугыш корбаннарын илнең башка төбәкләренә дә кайтаралар. 1 мартта Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Украинада ике чечен хәрбиенең һәлак булуын белдерде. Украиннар исә президент Владимир Зеленскийны үтерү өчен җибәрелгән махсус чечен көчләренең Киев өлкәсендәге Гостромель авылында юк ителүен белдереп, видео чыгарды.
Украин ягы әти-әниләргә, туганнарына, әсирлеккә төшкән һәм үтерелгән Русия хәрбиләрен эзләү мөмкинлеге булсын өчен, Telegram-да махсус бот булдырды. Әсирлеккә төшкәннәрне яки документлары үзләре белән булган корбаннарны анда исем-фамилияләре аша эзләп була. Киев шулай ук үтерелгән, җирләнмичә ятучы хәрбиләрне Русиягә озатуда ярдәм сорап, Кызыл хач оешмасына мөрәҗәгать итте.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!