Morgan Stanley апрель уртасында Русиядә дефолт булыр дип фаразлый 

Ул 2023 һәм 2043 елларда капланырга тиешле доллардагы облигацияләрнең 30 көнлек ташламалы вакыты беткәч көтелә.   

Дөньяның иң эре финанс корпорацияләреннән берсе - Morgan Stanley аналитиклары Русиядә дефолт фаразлый. Ул апрель уртасында, 2023 һәм 2043 елларда капланырга тиешле доллардагы облигацияләрнең 30 көнлек ташламалы вакыты беткәч көтелә. Бу хакта Bloomberg яза.

"Бу гадәти дефолтка охшаш булмастыр, Венесуэла исә - чагыштыру өчен иң туры килердәй ил", дип белдерәләр Morgan Stanley-да.

Аналитиклар сүзенчә, Русия Венесуэлага охшаш, чөнки аның да шактый нефть активлары бар, әмма алар санкцияләр гамәлдән чыгарылгач кына "уенга кушылачак".

Шулай ук, аларның фикеренчә, облигацияләргә кагылышлы дефолт очрагында һәм мәхкәмә карарыннан соң, кредиторларның Русия тышындагы хәзерге вакытта туңдырылган барлык активларга, шул исәптән валюта резервларына рөхсәт алуы куркынычы да арта.

Русиянең Украинага бәреп керүеннән соң, көнбатыш илләре беничә санкцияләр җыелмасы кабул итте, Русия базарыннан бер-бер артлы шәхси ширкәтләр китә яки ил эчендә эшчәнлеген туктата.

Хәзер Русия дөньяда иң күп санкцияләргә дучар ителгән ил булып тора. Бу яктан ул Иран белән Төньяк Кореяне дә уздырды, бу Castellum.ai санкцион мәгълүматлар базасының хисапларыннан күренә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!