Башкортстанда "Яблоко" җитәкчесен Русиянең кораллы көчләрен дискредитацияләүдә шикләнәләр

Кристина Абрамичева

Аны 6 мартта Уфаның Җиңү паркында йөргән вакытта тоткарлаганнар.

Башкортстанда "Яблоко" җитәкчесен Русиянең кораллы көчләрен дискредитацияләүдә шикләнәләр, дип яза Mkset басмасы.

"Яблоко"ның Башкортстандагы бүлекчәсе офисында полиция тикшерү эшләре уздырган, бу хакта аның җитәкчесе Кристина Абрамичева хәбәр иткән.

Аны 6 мартта Уфаның Җиңү паркында йөргән вакытта тоткарлаганнар. Полиция бүлекчәсендә бармак эзләрен һәм аңлатмалар алганнар, рөхсәтсез уздырылган киңкүләм чараларда катнашуның канунсызлыгы турында кисәтү биргәннәр. Шуннан соң Экстремизм белән көрәш ("Э") үзәге хезмәткәрләре килеп, Абрамичеваны фирка бүлекчәсенең офисына китергәннәр һәм анда тикшерү чаралары уздырганнар. Әлегә аңа бернинди гаепләүләр белдерелмәгән диелә.

"Бу минем кораллы көчләрне дискредитацияләүче, теләнмәгән мәгълүмат таратуым белән бәйле шикләр уңаеннан карап чыгу гына булды. Техниканы тартып алдылар. Әлегә нәтиҗәсен көтәбез", дип белдергән Mkset басмасына Абрамичева.

Аның сүзләренчә, хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренең игътибарын "Яблоко" календаре һәм 2014 елда ясалган "Русия һәм Украина, әйдәгез дус булыйк" дип язылган өч значок җәлеп иткән. 9 мартта аңа бу уңайдан аңлатма бирергә туры киләчәк диелә.

Абрамичева әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре офисны алданрак мәхкәмә чыгарган карар нигезендә караган, әмма ул бу документны шәхсән күрмәвен әйтә. "Яблоко" бүлекчәсе җитәкчесе сүзләренчә, тоткарлануга китерердәй көннәрдә фирка каршылык чаралары уздырмаган.

Русиядә ил гаскәрен "куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән халык алдындагы гамәлләр" турындагы яңа маддә нигезендә 60 кешегә каршы эшләр ачылган. Бу хакта "Агора" хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков хәбәр иткән иде.

"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты мәгълүматына күрә, 24 февральдән башлап, Русиядәге сугышка каршы чараларда куәт оешмасы вәкилләре 13,5 меңнән артык кешене тоткарлаган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!