Русиядә бюджет оешмаларында эшләүчеләрдән "Донбасс халкы өчен" мәҗбүри акча җыялар 

Оешмаларның җитәкчеләре Донбасстагы нинди халык турында сүз баруын әйтми – алар качак буларак Русиягә чыгып китүчеләрме, әллә Русия бәйсез дип таныган Украинадагы Луһански һәм Донецки фетнәчел төбәкләрендә калучылармы. 

10 март көнне Idel.Реалии"-га Русиянең берьюлы ике төбәгеннән бюджет оешмада эшләүчеләр "ихтыяри" рәвештә акча җыюларына зарланган.

Ике дәүләт хезмәткәре дә исемнәрен күрсәтмәүне сораган.

Казандагы районнарның берсендә салым хезмәте инспекциясендә эшләүче хатын-кыз бер көнлек хезмәт хакын хәрби бердәмлек фондына җибәрүне сорап гариза язарга мәҗбүр итүләрен әйткән.

"Янәсе Донецки һәм Луһанскида яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен", дигән ул.

Пермь краеннан булган икенче чыганак әйтүенчә, дәүләт хезмәткәрләре арасында "һуманитар ярдәм җыя башлаганнар", җитәкчелек аңлатуынча, ул "Донбасста яшәүчеләргә" китәчәк.

Әлегә бу "мәҗбүри түгел", әмма шул ук вакытта "хәзер һәр оешмада ярдәм күрсәтүчеләр исемлеге төзиләр", дип белдергән чыганак. Шул ук вакытта сүз бер тапкыр гына ярдәм итү турында бармый. Һуманитар ярдәмне алдагы иң якын дүрт атна эчендә кимендә дүрт мәртәбә җыярга кирәк булачак, дип сөйләгән ул.
"Донбасста яшәүчеләргә кирәкле әйберләр" исемлегендә памперслар, балалар ризыгы, кием, консервлар, ярмалар һәм башкалар бар. Бу тауарларның күпчелеге кибет киштәләреннән юк булды яки кыйммәтләнде. Яки аларны бер кешегә берничә данә генә саталар.

Оешмаларның җитәкчеләре Донбасстагы нинди халык турында сүз баруын әйтми – алар качак буларак Русиягә чыгып китүчеләрме, әллә Русия бәйсез дип таныган Украинадагы Луһански һәм Донецки фетнәчел төбәкләрендә калучылармы.

Бюджет эшчеләреннән "Донбасс халкына ярдәм" өчен мәҗбүри акча җыюлары турындагы хәбәрләр февраль ахырында ук күренә башлаган иде.
Краснодар краендагы Ейски районының медицина оешмалары вәкилләре, Украинада Русия яклы фетнәчеләр контролендәге Луһански һәм Донецки җирләреннән китерелгәннәр өчен, бер көнлек хезмәт хакын "ирекле-мәҗбүри" җыюлары турында хәбәр иткән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!