Испаниядә 135 метрлы яхта тоткарланган, ул Сечинныкы дип фаразлана

"Роснефть" башлыгы Игорь Сечин

Яхтаның якынча бәясе – 600 миллион доллар тирәсе. Элегрәк Франциядә "Aморе Веро" яхтасын тоткарлау хәбәр ителгән иде, аны да Сечин белән бәйлиләр.

Испания хакимиятләре "Crescent" ("Ярымай") яхтасын тоткарлаган, фаразларга күрә ул Европа берлеге, АКШ һәм Британиянең чикләүләр исемлегенә кертелгән "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинныкы. Бу хакта Reuters-ка полициядәге чыганагы хәбәр иткән.

135 метр озынлыктагы Яхта Кайман утраулары байрагы астында йөзә һәм Испаниягә 2021 елның ноябрендә Италиядән килгән. Аның якынча бәясе – 600 миллион доллар тирәсе.

Испаниянең транспорт министрлыгы тоткарлауны расласа да, кем милке булуын әйтмәде һәм 2 ноябрьдә яхтаның Таррагона шәһәре портына килеп туктавын һәм яр буе сагыннан 4 мартта йөзеп китәргә рөхсәт соравын, әмма алай да диңгезгә чыкмавын белдерде.

Испания хакимиятләре яхтаның кемнеке булуын һәм аның хуҗасы Европа берлеге санкцияләренә эләгү-эләкмәвен ачыклаганчы яхтаны тоткарлап торачагын белдерде.

"Роснефть" башлыгы чикләүләр исемлегенә 28 февральдә кертелде, чөнки Европа берлеге фикеренчә, ул президент Владимир Путинның дусты, шулай ук "Русиянең сәяси элитасының иң йогынтылы әгъзаларыннан берсе" һәм Украинадагы тотрыксызлыктан файда күрә.

Элегрәк Франциядә "Aморе Веро" яхтасын тоткарлау хәбәр ителгән иде, аны да Сечин белән бәйлиләр.

15 мартта Майорка хакимиятләре Русия олигархы Александр Михеевның яхтасын тоткарлады, ул да Европа берлеге чикләүләре исемлегендә.

14 мартта "Ростех" башлыгы Сергей Чемезовның Барселона төзекләндерүдә булган яхтасын тоткарлаган иде.

Украинага бәреп керүе өчен Русиягә каршы яңа чикләүләр кертелгәннән соң, шулай ук "Северсталь" башлыгы Алексей Мордашевның, эшкуар Геннадий Тимченконың, эшмәкәрләр Андрей Мельниченко һәм Алишер Усмановның яхталары конфискацияләнүе турында хәбәр ителде.

Февральдә Һамбург портыннан Калининградка 82 метрлы "Грейсфул" яхтасы килде, аны Русия президенты Владимир Путин белән бәйлиләр. Яхта Калининград култыгына кереп ике атна узгач, Владимир Путин Украинага сугыш ачты.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!