Русия сәламәтлек саклау министры даруларга кытлык һәм бәя артуны танымый

Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко

“Безнең нормативлар белән беркетелгән бәяләрне көйләү бар, шуңа күрә бәяләр күтәрелүе, проблемнар килеп чыкмый”, ди Михаил Мурашко.

Русиядә яшәү өчен мөһим даруларга бәяләрнең кисәк артуы күзәтелми, дип белдерде сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу хакта "РИА Новости" яза.

"Безнең нормативлар белән беркетелгән бәяләрне көйләү бар, шуңа күрә бәяләр күтәрелүе, проблемнар килеп чыкмый", ди министр.

Аның әйтүенчә, ширкәтләр Русия базарын медикаментлар белән тәэмин итә. "Яшәү өчен мөһим дарулар: тулы исемлеге тәэмин ителә", дигән Мурашко.

Министр әйтүенчә, хәзер кешеләр өч-алты айга җитәрлек итеп дару сатып алып куярга тырыша, әмма болай эшләргә кирәк түгел, чөнки дарулар җитештерелә һәм тәэмин ителә, дип белдергән министр.

Күптән түгел Русиядә калкансыман биз авырулары белән чирләүчеләр даруханәләрдә дарулар калмауга зарланып Change.org сайтында петиция чыгарды. "Яшәү өчен беренче чиратта кирәкле Эутирокс һәм L-тироксин даруларын (алар Европа илләрендә җитештерелә) сатып алырга мөмкин түгел, чөнки алар Русиядә сатуда бөтенләй юк", диелә мөрәҗәгатьтә. Хәзерге вакытка аны 60 меңнән артык кеше имзалаган.

Март башында "Коммерсантъ" басмасы Русиядә дару җитештерүдә кулланылучы компонентлар өч-алты айга җитәчәк, шуннан соң заводлар чит илдән кертелгән чимал һәм компонентларсыз калырга мөмкин, дип язган иде. Басма мәгълүматына күрә, Русиядә даруларның 85 проценты чит ил чималы белән җитештерелә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!