"ЛНР" имамнары Крганов мөфтиятенә кушыла: Украина мөфтие аларга басым булган дип саный

Сәид Исмәгыйлев

"ЛНР" имамнары Украина мөфтиятеннән китеп, Русиядәге Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтияткә керүләрен әйткән. Украина мөфтие Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырып белдерүләр ясаган иде.

Луһански "халык республикасы"ның имам Эльдар Гамбаров җитәклгән җәмигъ мәчете имамнар шурасы Украина мөселманнарының "Өммәт" (Умма) диния идарәсеннән чыгып, Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтияткә керү турында игълан иткән. Бу хакта Гамбаров НТВга белдергән. Украина мөфтиятеннән китү теләген ул Украина мөфтие Сәид Исмәгыйлевның Русиягә каршы яңгыраткан сүзләре белән килешмәве сәбәпле дип аңлаткан.

Элек Донецкида торган һәм каршылыклар башлангач 2014 елны Киевка күчәргә мәҗбүр булган Укрина мөфтие Сәид Исмәгыйлев Азатлыкка әйтүенчә, бу белдерү ясалган җыелыш алдыннан имамнарның берсен алып киткәннәр һәм ике тәүлек кайдадыр тотканнар. Бу хакта аңа имамның туганнары әйткән.

"Башка имамнар белән дә сөйләшүләр алып барганнар. Мин моны төгәл беләм", диде ул.

Исмәгыйлев элегрәк Азатлыкка мөселман руханиларының куркытылган булуын әйткән иде.

Сәит Исмәгыйлев Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырып белдерүләр ясады.

"Мин сезне, Русия мөселманнарын, бу сугышта берничек тә катнашмаска, Путин хакимиятен хупламаска чакырам. Һәм гомумән, сез нәрсә көтәсез? Бөтен гаскәрләр Украинага китерелгән һәм Украинаның каһарман гаскәрләре алар белән көрәшкән вакытта, үз илегездә азатлык хәрәкәте башлагыз", диде ул.

Сәид Исмәгыйлев – Донецкида туган, ул – татар.

Элегрәк Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов Русиянең "ДНР" һәм "ЛНР" бәйсезлеген тану турындагы карары нигезле һәм Русия мөселманнары моны аңлап кабул итте, дип белдерде.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!