Хәбиров башкортстаннарны чит илгә чыгар алдыннан ныклап уйларга чакырды

Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы, хакимияләр чит илдән кайта алмый калганнарны ташу белән даими рәвештә шөгыльләнә алмый дир кистәтте.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, хакимиятләр чит илдән кайта алмый калганнарны ташу белән даими шөгыльләнә алмый, дип белдерде. Бу хакта ул 28 март Республика белән идарә итү үзәгенең оператив киңәшмәсендә әйтте, дип яза Mkset басмасы.

Хәбиров республикада яшәүчеләрне, аеруча балалы гаиләләрне чит илгә сәфәр чыгар алдыннан ныклап уйларга чакырды.

"Кем әйтмешли, ыштансыз һшм акчасыз калганнарны аеруча игътибарга алу кирәк. Мөгаен, безнең халыкка хәзер юлга чыгар алдыннан ныклап уйларга кирәктер. Күрәсез бит, илдә, дөньяда нәрсә булып ята. Русофобия физик яктан да куркынычсыз түгел, минемчә. Мыскыллауга тап булырга мөмкин җиргә балалар белән бару, минемчә кулай түгел", диде Хәбиров.

Хакимиятләр мәгълүматына күрә, бүгенгә Башкортстаннан 79 кеше чит илдә калган һәм өенә кайтуны көтә. Хакимиятләр 3315 туристны кайтара алган.

  • 9 мартта хөкүмәт киңәшмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада "үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дип белдерде. Республика чит илдә калган башкортстаннарга ярдәм итәчәк диде ул. Башкортстанда республика халкына өйләренә әйләнеп кайтырга ярдәм итүче штаб оештырылды.
  • Русия президенты Владимир Путинның Украинга каршы 24 февральдә башлаган сугышына җавап итеп көнбатыш илләре Русиягә бер-бер артлы санкцияләр кертте. Русия халкы моны беренче көннән үк татый башлады: чит илгә очкычлар туктады, доллар бәясе төште, банкларга чиратлар тезелде. Һава киңлекләрен генә ябып калмыйча, Европа берлеге Русиягә каршы чикләүләр кертте, алар Русия һава ширкәтләренә очкычлар, запас өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!