Русия хакимияте мәдәният һәм фәнгә чыгымнарны 18 миллиард сумга киметә

Петербурның Михайловский театры тамашасы

Мәдәният һәм фәнгә бүленгән дәүләт акчаларын киметү "катлаулы макроикътисади хәл" белән аңлатыла.

Русия хакимияте мәдәният һәм фәнгә чыгымнарны 18 миллиард сум чамасына киметә. Бу турында Петербур дәүләт университеты ректор киңәшмәсе хисабында хәбәр ителә. Мәдәният һәм фәнгә бүленгән дәүләт акчаларын киметү "катлаулы макроикътисади хәл" белән аңлатыла. Әлеге катлаулы хәл сәбәбе итеп "дус булмаган илләр тарафыннан кертелгән канунсыз чикләүләр" атала, Украинадагы сугыш телгә алынмый.

Элегрәк Азатлыкка биргән әңгәмәдә сәясәт белгече Руслан Айсин да "татар теле, мәдәниятенә бүленеп бирелгән акчалар да күпмедер кимиячәк" дип фаразлаган иде.

Украинада сугыш башланганнан соң Татарстан хакимияте бюджет чыгымнарын оптимальләштерү юлларын эзли башлады. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документтан күренүенчә, икътисад һәм финанс министрлыклары, шәһәр һәм район хакимиятләре кайбер республика һәм муниципаль програмнарны, проектларны туктатып тору белән бәйле тәкъдимнәр әзерләргә тиеш. Бу финансларны өстенлекле юнәлешләргә җибәрү өчен кирәк диелә.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!