Русия байларының яхталары хәзер кайда

Русия олигархы Андрей Мельниченконың SY A җилкәнле көймәсен Италия хакимиятләре 11 мартта кулга алды. Төрле исәпләүләргә караганда, аның бәясе 600 млн доллар дип санала.

Европа шурасы белдерүенчә, Мельниченко “Кырымны аннексияләү һәм Украинаны тотрыксызландыру өчен җаваплы Русия федерациясе хөкүмәтенә шактый керем китерүче икътисад тармакларында шөгыльләнә”. Мельниченко вәкиле без бу нигезсез һәм дәлилләнмәгән чикләүләрне кире кагачакбыз һәм канун өстенлеге, аек акыл җиңеп чыгар дип өметләнәбез”, диде.

Bloomberg исәпләвенчә, 156 метр озынлыктагы Dilbar (2017 елда Монако ягыннан төшерелгән фото) 594 млн доллар тора. Русия миллиардеры Алишер Усмановның бу яхтасы хәзер Һамҗбург портыннан чыга алмый тора. Германия хакимиятләре аңа китү өчен кирәкле таможня документларын бирмәгән.

Усманов казылма байлыклар сәнәгате, киңкүләм мәгълүмат чараралары һәм телекоммуникацияләр бизнесы белән шөгыльләнә. Ул Русия президенты Владимир Путин белән тыгыз бәйләнештәге олигархларның берсе санала. 1 мартта Усманов чикләүләр “ялган һәм гайбәт белдерүләргә нигезләнә, алар минем намусыма, абруема һәм эшмәкәрлек репутациямә зыян китерә. Үз абруемны һәм репутациямне яклау өчен барлык кануный мөмкинлекләрне кулланачакмын”, дип белдерде.

Amore Vero яхтасы Путинның күптәнге дусты һәм “Роснетфь” башлыгы Игорь Сечинныкы диелә. Яхта март башында Франциянең Марсель шәһәре янында кулга алынды. Superyacht Fan исәпләвенчә, ул 120 млн доллар тора.

Шулай ук Сечинныкы дип фаразланган тагын бер яхтаны март уртасында Испаниядә кулга алдылар. Crescent исемле ул яхта бәясе 500-600 млн доллар диелә.

Сергей Чемезовның инде күптәнге 85 метрлы Valeria яхтасы 140 млн доллор дип бәяләнә. Бу яхтаны Барселона портында төзекләндерү вакытында кулга алдылар.

Чемезов Русиянең дәүләт саклану концерны “Ростех”ны җитәкли. Ул Путинның иң якын беректәшләреннән санала. Аларның бу бәйләнешләре Көнчыгыш Германиядә бергә КГБда эшләгән чордан килә.

Русия олигархы Дмитрий Пумпянскийныкы дип исәпләнгән, 75 млн долларлык Axioma яхтасын Гибралтар хөкүмәте кулга алды.

Пумпянский — “Газпром”га газ үткәргеч торбалар җитештерүче ТМК ширкәте хуҗасы һәм җитәкчесе.

Русия олигархы Алексей Мордашовныкы дип саналган 65 метрлы Lady M яхтасын Италия полициясе март башында кулга алды.

Bloomberg исәпләвенчә, Мордашов Русиядә иң бай кешеләрнең берсе санала. Аның милке 21,2 млрд доллар диелә. Ул Европадагы иң зур туроператор булган TUI-ның хуҗасы. Мордашовның “Россия” банкы белән дә финанс бәйлелеге бар. Бу банк Русия югары түрәләренең “шәхси банкы” санала. Мордашов ТАССка: “Хәзерге геополитик киеренкелек килеп чыгуга минем бер катнашым да юк һәм Европа берлегенең миңа карата нигә чикләүләр кертүен аңламыйм”, дип белдерде.

50 млн долларлык Phi яхтасын Лондонның Кэнэри-Уорф портында кулга алдылар. Бу — Британиядә кулга алынган, Русия белән бәйле яхталарның беренчесе.

Financial Times язуынча, яхтаның хуҗасы — Уралдагы “Мотив Телеком” мобиль ширкәтенә нигез салган Виталий Кочетков. Әмма язмада Кочетковка карата чикләүләр кертелмәгәнлеге һәм Британия хөкүмәте яхта башка кешенеке булырга мөмкин дип исәпләве дә белдерелә.

2021 елда 500 млн долларга сатып алынган Nord яхтасы да Алексей Мордашовныкы диелә. Ул 12 мартта Сейшел утрауларыннан киткән һәм хәзер Владивостокта тора.

Миллиардер Роман Абрамовичның Eclipse яхтасы дөньяда иң озын яхаталарның берсе. Аның озынлыгы 162 метр. 500 млн долларлык Eclipse яхтасы Төркиянең Мармарис портына китеп, кулга алынудан котылды.

Путин белән күптәнге бәйләнешләре булган Абрамович үз байлыгына Кремльдәге элемтәләре ярдәмендә иреште.

Италия хакимиятләре кулга алынган 40 метрлы Lina яхтасы Путинның якын дусты, миллиардер Геннадий Тимченконыкы диелә. Италия хөкүмәте аны 55 млн доллар дип бәяли.

Милке 12,9 млрд доллар дип бәяләнгән Тимченко — чикләүләргә дучар булган Volga Group инвестиция шикрәтенә нигез салучы. Ул энергетика, транспорт һәм төзелеш белән шөгыльләнә.

Русиядә төрмәдә утыручы оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный такымы белдерүенчә, 140 метрлы Shahrezad яхтасының яшерен хуҗасы — Русия президенты Владимир Путин. Такымдагы тикшерүчеләр 700 млн доллар дип бәяләнгән бу яхта экипажындагы берничә кешенең Русия президенты иминлеге өчен җаваплы Федераль сак хезмәтендә (ФСО) эшләүчеләр булуын тануларын әйтә.

Бу турыда мәгълүмат чыгу белән экипажның әлеге әгъзалары алыштырылган. Яхтаның британияле капитаны аның Путинныкы булуын кире кага. Shahrezad хәзер диңгезнең Италия карамагындагы өлешендә тора. Италия хакимиятләре аның кемнеке булуын ачыкларга тырышуларын белдерде.