ЛДПР Казандагы скверга Жириновский исемен бирүне сорый

Владимир Жириновский

"Һәрвакыт халык турында уйлаган кешенең истәлеген мәңгеләштерергә телибез”, диелә фирка белдерүендә.

Казандагы скверларның берсен Владимир Жириновский исеме белән атауны сорап, ЛДПРның Татарстандагы бүлекчәсе шәһәр мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать иткән. Бу хакта бүлекчәнең җитәкчесе Эдуард Шәрәфиев үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

"Жириновскийга Мәскәүдә һәйкәл үзе исән вакытта ук куелган иде. Әмма аның турында Мәскәү генә хәтерләргә тиеш түгел. Һәрвакыт халык турында уйлаган кешенең истәлеген мәңгеләштерергә телибез", диелә фирка сайтындагы белдерүдә.

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский быел 6 апрельдә, коронавирус йоктырып озак вакыт авырганнан соң вафат булды. Аңа 75 яшь иде.

Сәясәттә 30 еллап эшләгән Жириновский Русиядәге президент сайлауларында намзәт буларак даими катнашып килде. 1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.

Татарларны мыскылларга яратучы Жириновскийның Казанга сәфәрләре тыныч кына үтми иде. Аның Казанга бер килүендә "Азатлык" татар яшьләре берлегенең ул чактагы җитәкчесе Рамай Юлдашев аңа чи йомырка аткан иде.

2019 елда Русия думасының көзге сессиясе ачылышында Владимир Жириновский милли республикалар бюджетларына күбрәк акча бирелә дип зарланды.

"Казанны, Төньяк Кавказны акча белән тутырдыгыз, ә аннары урыс өлкәләрендә күп бала тапмыйлар дисез. Бу бит коточкыч! Урысларга да башкаларга биргән кадәр бирегез! Сез бит урыс парламенты, ә милли төбәкләргә күбрәк бүләсез", диде Жириновский. Аның әлеге сүзләре җәмәгатьчелекнең бер өлешендә ачу уятты. "Казанны акча белән тутырдылар, ул акчаларны урыс төбәкләренә бирегез" дигән сүзләрен Казан Кирмәне "наданлык һәм провокация" дип атады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!