Казандагы скверларның берсенә ЛДПР җитәкчесе, 6 апрельдә вафат булган Владимир Жириновский исемен бирү тәкъдиме Татарстанда зыялылар, сәясәтчеләр арасында каршылык уятырга мөмкин. Бүгенге болгавыр көннәрдә Татарстан җитәкчелеге дәшмәсә дә, зыялылар ачыктан-ачык каршылык күрсәтмәсә дә, әлеге тәкъдимнең тормышка ашуына шикләнәләр.
Бу атна башында ЛДПРның Татарстан бүлеге, Жириновский исемен мәңгеләштерүне сорап, Казан мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте. "Жириновскийга Мәскәүдә һәйкәл үзе исән вакытта ук куелган иде. Әмма аны Мәскәү генә хәтерләргә тиеш түгел. Һәрвакыт халык турында уйлаган кешенең истәлеген мәңгеләштерергә телибез", диелә фирка сайтындагы белдерүдә.
Жириновский коронавирус йоктырып озак авырды һәм 75 яшендә вафат булды. Аның оппозицион дип йөртелгән фирка лидеры булуына, татарларга һәм Татарстанга карата нәфрәтле чыгышларына карамастан, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та аның үлеменә кайгыруын белдерде.
БУ ТЕМАГА: Казан Кирмәне Жириновскийның "Казан акчага күмелә" дигән сүзләрен наданлык дип атадыҮз лидерыннан ятим калган ЛДПР шунда ук аның исемен мәңгеләштерү турында яңадан яңа тәкъдимнәр белән чыга башлады. Мәсәлән, Мәскәү шәһәр думасында бу турыда фикер алышулары билгеле булды. Петербур һәм Пермьдә берәр урам аның исемен йөртергә тиеш диелде. Хәтта университетларның берсенә дә Жириновский исемен бирергә тәкъдим иттеләр.
Чират Татарстанга да җитте. Сайлауларда ЛДПР өчен иң аз тавыш биреп килгән Татарстан башкаласында бер скверны Жириновский исеме белән атау кайберәүләргә сәер һәм урынсыз хәл булып тоелды.
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, ЛДПРның республикадагы лидеры Эдуард Шәрәфиев Азатлыкка әлеге тәкъдим турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Казандагы бер бакчага Жириновский исемен бирү Мәскәүдән төшкән фәрман түгел, аны фирканең Татарстан бүлеге үзе уйлап чыгарган. Әлегә Казан мэриясеннән җавап килмәгән. ЛДПР Казанда үзенә ошаган бер бакчаны да сайлап куйган. Аның исеме Яңа Савин районында яңгырап торырга мөмкин. Жириновский белән Татарстан җитәкчелеге арасында 90нчы еллар башыннан бирле булган каршылыкка карамастан, Шәрәфиев тәкъдимне уңай хәл итәрләр дип өметләнә.
— Мин Татарстан җитәкчелеге белән Жириновский арасында мөнәсәбәтнең яхшы булмавы турындагы сүзләр белән килешәм. Татарстанда бик акыллы, прагматик, яхшы кешеләр яши. Без, үпкәли генә түгел, кичерә дә беләбез. Моңа кадәр булган каршылыкларны онытырга кирәк. Беренчедән, кеше вафат. Икенчедән, алар күптән булган хәлләр. Бүгенге вәзгыятьтә илдә барыбызга да бердәм булырга кирәк. Дингә, милләтләргә бүленергә кирәкми. Хәзер без — зур хәрефләр белән язылган Урыс дөньясы. Бүген бердәм булырга тиешбез. Әлеге тәкъдим үз вакытында яңгырады. Хәзер фиркадә хискә бирелү хөкем сөрә, чөнки лидерыбыз вафат булды. Шуңа да аның исемен мәңгеләштерергә тәкъдим итәбез, — дип сөйләде ул.
БУ ТЕМАГА: Жириновский милли телләрне укыту урысларны төбәкләрдән кысрыклап чыгара дип саныйЖириновскийның татар телен мотлак укытуга каршы булуы, ә 1990нчы елларда "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк", дип әйтүе турында сүзләр еш искә алына. Скверга аның исемен биреп, татар зыялыларында каршылык уятудан курыкмыйсызмы, дигән сорауга Шәрәфиев татарлар үзләренә каршы Жириновский тарафыннан кылынганнарны онытырга тиеш дигән фикер әйтте.
— Жириновскийга бик күп ярлыклар тагылды, чөнки ул үзенчәлекле шәхес иде. Кемнедер каядыр сөрү – миф. Бу шул елларның сәяси интригасы. Шуның белән Владимир Вольфовичның сайлаулардагы уңышын акрынайтырга теләделәр. Әлеге имеш-мимешләр белән нәкъ менә Татарстанда эшләделәр. Хәзер бу кеше вафат. 90 еллардагы сәяси каршылыклар бетте. Бу инде күптән булган хәлләр. Моны онытырга кирәк.
Татар зыялылары ризасызлык күрсәтерме? Бәлки нинди дә булса канәгатьсезлек булыр. Шулай да мондый үпкә кебек вак әйберләр белән чикләнергә ярамый. Болардан өстен булу мөһим. Татарстан һәм татар халкы дустанә, тыныч милләт. Алар кайбер үпкәләрне кичерә дә ала, — диде ул.
Казанда бакчага Жириновский исемен бирүгә лаек булу өчен аның Татарстанда ниләр эшләгәнлеге турындагы сорауны Эдуард Шәрәфиев ваклану дип саный.
Без Татарстан, Казанның Яңа Савин районына ул нәрсә эшләгән дигән вак нәрсәләр белән чикләнмибез
— Без Татарстан, Казанның Яңа Савин районы өчен ул нәрсә эшләгән дигән вак нәрсәләр белән чикләнмибез. Бу шәхес, гомумән, илнең үсеше өчен күп эшләде. Гафу итегез, Казан — Русия Федерациясендәге шәһәр. Владимир Вольфович кебек теләсә-кайсы зур сәясәт эшлеклесе, нинди генә фикердә булмасын, әгәр ул илнең патриоты, үз тормышын илнең чәчәк атуына һәм көчле булуына багышлый икән, әлеге шәхес үз исемен мәңгеләштереләчәгенә исәп тотарга тиеш, — диде Шәрәфиев Азатлыкка.
Тарихчы галим һәм сәясәтче Дамир Исхаков бу тәкъдим тормышка ашмаячак дип саный. Шул ук вакытта моны республикага каршы һөҗүм буларак та кабул итә.
— Минем фикеремчә, Казанда мондый әйбер беркайчан да булмаячак. Татарстанда түрәләр дә, халык та бу шәхесне кабул итми. Барып чыгарлык идея түгел. ЛДПР кешеләре моның артыннан йөри ала, ләкин аларның Казанда тавышлары бөтенләй дә юк. Шуңа күрә аның исемендәге сквер булмаячак. Бу Татарстанга карата һөҗүмнең бер төре. Безнең фикерне белер өчен сынап карыйлар. Бу шәхес бит фашистик юнәлештә булды, шуңа күрә хәтта безнең куркак җитәкчеләр дә аны кабул итә алмыйлар, — диде ул.
Татарстан җитәкчеләре урам исемнәре белән уйнау сәясәтенең нәтиҗәсен яхшы белә. 2015 елда Казан хакимиятенең Эсперанто урамына Казакъстанның ул чактагы президенты Нурсолтан Назарбаев исемен бирүе анда яшәүчеләрдә ризасызлык уятты, халык урам чараларына чыкты, петицияләр имзалады. Бу ел башында Казакъстанда Назарбаев хакимиятенә каршы күтәрелеш башланганнан соң язучы Шәриф Камал (1884-1942) туганнары Казандагы Назарбаев урамын татар язучысы исеме белән атауны сорады. Биш ел узса да, Назарбаев урамы атамасы вакыт-вакыт каршылыклар тудыра.
Дамир Исхаков бүген шактый күп күренекле татар шәхесләре исемнәре мәңгеләштерелмәгән ди.
Республика исән булганда татарларны сызып атарга җыенмасыннар
— Бүген бик күп татар шәхесләренең исемнәре мәңгеләштерелмәгән. Алга таба Жириновскийдан башка эшләр дә күп. Республика исән булганда татарларны сызып атарга җыенмасыннар, — диде ул Азатлыкка.
Владимир Жириновский (тугандагы фамилиясе – Эйдельштейн) ЛДПР фиркасен корганнан бирле Татарстан мөстәкыйльлегенә каршы көрәште. 1990нчы еллар башында "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дип әйтүе турындагы хәбәр татарларның ачуын чыгарган беренче хәл булды.
БУ ТЕМАГА: Жириновский Татарстанда җыелган азык-төлек ярдәмен башка төбәкләргә таратырга тәкъдим итәТатарларны мыскылларга яратучы Жириновскийның Казанга килүләре дә тыныч кына үтмәде. Казанга бер килүендә "Азатлык" татар яшьләре берлегенең ул чактагы җитәкчесе Рамай Юлдашев аңа чи йомырка аткан иде.
2014 елда Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында ЛДПР фиркасе исемлеген Жириновский җитәкләде. Шулай да ЛДПР шурага керү өчен җитәрлек тавыш җыя алмады.
2019 елда Русия думасының көзге сессиясе ачылышында Жириновский милли республикалар бюджетларына акча күбрәк бирелә дип зарланды.
— Казанны, Төньяк Кавказны акча белән тутырдыгыз, ә аннары урыс өлкәләрендә күп бала тапмыйлар дисез. Бу бит коточкыч! Урысларга да башкаларга биргән кадәр бирегез! Сез бит урыс парламенты, ә милли төбәкләргә күбрәк бүләсез, — диде Жириновский.
Казан Кирмәне аның бу сүзләрен "наданлык һәм провокация" дип атады.
Жириновский мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуга каршы чыкты. Русиядә милли республикалар бетерелергә, Татарстан урынына Казан губернасы булырга тиеш дип тә белдерде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!