Мәхкәмә Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рөстәм Хәсәновны банкрот дип игълан итәргә әзер

Рөстәм Хәсәнов

Депутатның бурычлары 80 миллионлап сумга җиткән, әмма бу бурычларын каплау өчен, бөлгенлеккә чыккан оешмасыннан һәм утлы коралларыннан башка бер милке дә табылмаган диелә. 

Татарстан Дәүләт шурасының тагын бер депутаты бурычларын түли алмый башлаган. 14 апрельдә Рөстәм Хәсәновның банкротлыгы турында эш каралган утырышта, аның бурычларын реструктуризацияләүнең нәтиҗәсе булмады дип белдергәннәр.

Финанс идарәчесе Марина Фадеева нәтиҗәләренә күрә, Хәсәновның бурычларын реструктуризацияләгәннән соң, аны банкрот дип танырга һәм милкен кредит бирүчеләр файдасына сату процедурасына күчәргә тәкъдим ителгән, бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Депутатны банкрот дип тануларын сорап "Ак Барс Банк" мөрәҗәгать иткән, ул депутаттан 24,11 миллион сум таләп итә.

2021 елның ноябреннән башлап, кредит бирүчеләрнең таләпләре өч тапкырга арткан һәм 79,4 миллион сумга җиткән.

Рөстәм Хәсәнов – бөлгенлеккә чыккан "Реставратор" оешмасына нигез салучы.

Хөкемдар Станислав Алексеев сүзләренчә, Рөстәм Хәсәновның милке "банкротлык турындагы эш чыгымнарын каплау өчен җитәрлек". Аерым алганда аның "Тигр" карабины, шома көпшәле ау коралы, пистолеты, "Сайга-9" һәм "Сайга-12К" карабиннары һәм "Реставратор"ның нигез капиталындагы бөтен акча - 13,2 мең сумы бар.

Моннан тыш, Хәсәновның хатыны – Мария Лозовскаяның өйләнешеп яшәгән чорда теркәлгән милке – аерым алганда, йорт һәм җир кишәрлегендә өлеше, шулай ук 2005 елда чыккан Hummer H3 машинасы бар. Депутатның үзенең күчемсез милке һәм транспорт чаралары табылмаган. Моннан тыш, 2019 елда Хәсәнов үзенең Nissan Navara машинасын 440 мең сумга саткан булган.

Эш материалларыннан күренгәнчә, Федераль салым хезмәте Рөстәм Хәсәнов керемнәреннән тотып калган салымнар 2018 елда – 13,8 миллион сум, 2019 елда – 16 миллион сум, 2020 елда – 10,8 миллион сум булган.

"Ак Барс" банктан тыш, бурыч бирүчеләр исемлегендә тагын алты ширкәт бар: "Аувикс", "Евроокно", "Тимер Бетон" җитештерү-транспорт ширкәте, "Слово бухгалтера плюс" оешмасы, "Строй-Гипс" оешмасы һәм "Рубикон" сәүдә йорты. Моннан тыш, Федераль салым хезмәтенә Хәсәновның 9,2 мең сум бурычы бар.

Чираттагы мәхкәмә утырышы 20 апрельгә ниятләнә.

"Реставратор" оешмасы Казанның тарихи объектлары белән шөгыльләнде, мәсәлән Михляев йортын торгызды, Петропавловски чиркәвенең терәкләрен ныгытты.

Рөстәм Хәсәновның "Изге эшләр көне" ("День добрых дел") фонды да бар, ул мохтаҗ гаиләләргә, балаларга, инвалидларга булыша, спортка ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!