Башкортстан хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары итеп Азат Бадранов билгеләнгән

Азат Бадранов

Шулай ук республикада яңа министрлык оешкан, элеккеге экология министры республика башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнгән.

Башкортстан хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары итеп вице-премьер Азат Бадранов билгеләнгән. Бу хакта "Башинформ" яза.

Азат Бадранов 1986 елның 6 декабрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын, Мәскәүдә Бауман исемендәге техник университетны тәмамлаган, Русия фәннәр академиясендә Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасында белем алган.

2019 елда V Дөнья башкортлары корылтаеның пленар утырышы алдыннан Азат Бадранов корылтайда катнашырга ниятләгән "Башкорт" оешмасы лидерларының берсе Фаил Алчыновны "ул исемлектә юк" дип, активистны алып китте, аны бинаның хезмәт бүлмәсенә кертеп яптылар.

20 февральдә Ишембай районында җир кишәрлеген француз инвесторларына бирүгә каршы флешмоб узды. Азат Бадранов флешмобта катнашучыларны "килештерелмәгән чаралар уздыруда һәм мәсьәләне сәясиләштерүдә" гаепләде.

Бадранов башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын алга сөрү яклы.

"Башкорт-татар дуслыгы" турында сөйләшү өчен Васил Шәйхразиев күп тапкырлар Башкортстанга килде, анда Азат Бадранов белән дә очрашкан иде.

Шул ук вакытта Башкортстанда яңа министрлык - эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы барлыкка килгән, аны Сибайның элеккеге мэры Рөстәм Афзалов җитәкләячәк. Ул мэр булган чакта Сибайда экологик хәлнең начараюы темасына каршылык чаралары оештырылды. Рөстәм Афзалов чараны оештыручыларны тәнкыйтьләде, аларның берсен "кәҗә" һәм "экскремент" дип атады.

Башкортстан хөкүмәтендә тагын бер үзгәреш: республиканың экология министры Урал Искәндәров республика башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!