Чаллы депутаты бәяләр артуга каршы имзалар җыя башлаган

Тормыш өчен әһәмиятле тауарларның аерым берләре 50-100 процентка кыйммәтләнде, дип язган депутат һәм кәбестәне мисалга китергән, ул аны "алтын" кебек булды, дигән.

Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьева азык-төлеккә, даруларга торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үсүгә каршы имзалар җыя башлаган, дип яза Сhelny-biz басмасы.

Ул бу имзаларны Русия һәм Татарстан президентларына, Дәүләт Шурасына, Русия думасына, шулай ук депутат Әлфия Когогинага җибәрергә ниятли.

"Хәзерге вазгыять авырлыкларын аңлыйбыз, әмма бәяләр нигезсез арта дип саныйбыз", диелә Гурьева белдеүендә. "Бәяләрне байларны баету өчен, ясалма арттыралар", дигән ул.

Тормыш өчен әһәмиятле тауарларның кайберләре 50-100 процентка кыйммәтләнде, дип язган депутат һәм кәбестәне мисалга китергән, ул аны "алтын" кебек булды, дигән.

Татьяна Гурьева бәяләр артуын туктатуны һәм кырыс дәүләт контроле кертүне, яшәү минимумын 30 мең сумнан да ким итмәүне, уртача хезмәт хакын – 70 мең сум, пенсияне – 40 мең сум итеп билгеләүләрен сорый.

Депутатның хатында торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны күтәрмәскә дигән таләп тә бар.

Узган атнада Татарстанстат Татарстанда инфляция 11 процентка җиткән дип хәбәр итте. Соңгы бер ай эчендә азык-төлеккә бяләр 7,2 процентка, ә ел башыннан – 10,4 проценткан арткан диелә.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугыш башланганнан соң бәяләр нык күтәрелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!