Башкортстан башлыгына Уфадагы урамга яки паркка Жириновский исеме бирергә тәкъдим итәләр

Владимир Жириновский

Республиканың Дәүләт җыенында ЛДПРдан депутат Вячеслав Рябов фикеренчә, республикада яшәүчеләр сәясәтчене “хөрмәтли, ихтирам итә”, чөнки ул аларның күпчелегенә ярдәм иткән.

Башкортастан Корылтаенда ЛДПР фракциясе җитәкчесе Вячеслав Рябов республика башлыгы Радий Хәбировка хат язган. Ул Уфадагы яңа урамга, тыкрыкка, паркка яки скверга Владимир Жириновский исемен бирү мөмкинлеген карауны сораган, моны "бөек сәясәтченең истәлеген мәңгеләштерү өчен" дип аңлаткан. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Хатта әйтелгәнчә, Владимир Жириновский – ЛДПРны оештыручы һәм аның алыштыргысыз рәисе, Русия думасының барлык сигез чакырылышында да депутат булган кеше. "Аның барлык казанышлары һәм регалияләре санап бетергесез. Ул Русия парламентаризмы, илнең кануннар җыелмасы һәм демократик нигезләре формалашуга һәм аларның үсешенә зур өлеш кертте", диелә мөрәҗәгатьтә.

2018 елда Жириновскийга Башкортстан дәүләт университетының хөрмәтле профессоры исеме бирелгән иде. Вячеслав Рябов фикеренчә, республикада яшәүчеләр сәясәтчене "хөрмәтли, ихтирам итә", чөнки ул аларның күпчелегенә ярдәм иткән. Рябов сүзләренчә, бу тәкъдимне фирканең төбәктәге бүлекчәсе дә хуплый.

Озак вакыт коронавирус белән авырганнан соң, быел 6 апрельдә вафат булган Владимир Жириновский 1990нчы еллар башында "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дип әйткән иде.

Апрель башында ЛДПРның Татарстандагы бүлекчәсе дә шәһәр мэры Илсур Метшинга Казандагы скверларның берсен Владимир Жириновский исеме белән атауны сорап мөрәҗәгать итте. "Һәрвакыт халык турында уйлаган кешенең истәлеген мәңгеләштерергә телибез", дип искәрттеләр.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, ЛДПРның республикадагы лидеры Эдуард Шәрәфиев Азатлыкка әлеге тәкъдим турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Казандагы бер бакчага Жириновский исемен бирү Мәскәүдән төшкән фәрман түгел, аны фирканең Татарстан бүлеге үзе уйлап чыгарган.

Жириновскийның татарларны Монголиягә куарга кирәк дигән сүзләрен искә алгач, Эдуард Шәрәфиев "Без, үпкәли генә түгел, кичерә дә беләбез. Моңа кадәр булган каршылыкларны онытырга кирәк. Беренчедән, кеше вафат. Икенчедән, алар күптән булган хәлләр. Бүгенге вәзгыятьтә илдә барыбызга да бердәм булырга кирәк. Хәзер без — зур хәрефләр белән язылган Урыс дөньясы", дип фикер белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!