Азат Мифтаховка хөкем карары өч айга кыскартылды

Азат Мифтахов

МДУ аспиранты Азат Мифтаховка чыгарылган хөкем карары  3 айга йомшартылды.

21 апрельдә Мәскәүдәге Икенче кассация мәхкәмәсендә Азат Мифтахов эшенә бәйле апелляция утырышы узды. Кассация мәхкәмәсе МДУ аспиранты Азат Мифтаховка карата хөкем карарын 3 айга йомшартты - ул 2023 елның сентябренә кадәр колониядә калачак.

Азат Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина: "Гаепләү ягының дәлилләре яшерен шаһитләр күрсәтмәләренә нигезләнгән. Бу шаһитләрдән сорау ала алмадылар, чөнки аларның берсе үлгән, ә Караульный тәхәллүсле шаһит мәхкәмә залына килмәде, аннан видеоэлемтә аша гына сорау алынды" дип белдерде.

Яклау шаһитләр күрсәтмәләренә генә нигезләнгән дәлилләргә таянырга ярамый дип тануны сорый.

МДУ тулай торагының Азат Мифтахов яшәгән тентү уздырылганда, Мифтахов анда үзе катнашмады. Тентү барышында алынган әйберләрнең җинаять эшенә турыдан-туры катнашы юк, әмма алар чыгарылган хөкем карарына йогынты ясады. Яклау ягы аларны дәлилләр базасыннан алуны сорый.

Узган елның июнендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә Азат Мифтаховның хөкем карарына апелляция дәгъвасы каралган иде. Җинаять эшендә телгә алынган төтен шашкасын офиска һөҗүм кораллары исемлегеннән алудан башка үзгәрешләр кертелмәде һәм хөкемдар элекке карарны үзгәрешсез калдырды.

"Гаепләүче як тасвирлаган хәлләр дөрес булса да, хөкем карары аңа туры килми. Минем якланучым моңа кадәр хөкем ителмәгән, ассоциаль кеше түгел. Ул МДУның мехмат бүлеге аспиранты. Эш материалларына беркетелгән документлардан аның тумышы белән Татарстандагы кечкенә авылдан булуын, үзенең, бернинди ярдәмсез, математика фәнендә уңышларга ирешүен аңларга була. Тоткарлау вакытында ул аспирантураны тәмамлап йөргән, аңа диссертацияне якларга гына калган. Колониядә ул авыр физик хезмәт белән шөгыльләнә, ял итү, уку һәм фән белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмаган пилорамда эшли. Бирелгән җәза аңа үз белемнәре белән җәмгыятькә файда китерү мөмкинлеген тулысынча томалый", диде адвокат.

Узган ел 8 гыйнварда Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховны "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепле дип танып алты ел колониягә хөкем иткән иде. Адвокат бу карарны һәм Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенең апелляция шикаятен канәгатьләндермәве турындагы карарны гамәлдән чыгаруны сорады.

Прокурор исә барлык дәлилләрне тулы һәм каршы килмәүчән дип атап, шикаятьне канәгатьләндермәүне сорады, ә Головин мәхкәмәсе карарын – гадел һәм эшләгән гамәлгә туры килердәй дип атады. Прокурор фикеренчә, корал сыйфатында кулланылган предметның эш материалларыннан чыгарылуы җәзаны мәҗбүри йомшартуга китерми.

Адвокат Светлана Сидоркина Азат Мифтаховка карата чыгарылган хөкем карарына Русиянең Югары мәхкәмәсе һәм ЕСПЧ аша шикаять итүен дәвам итәчәген белдерде.

Шулай ук тәнәфестә Мифтахов үзе утырган колониядә ФСИН-хат системы эшли башлавын хәбәр итте. Хәзер аңа онлайн язарга мөмкин.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов белдерелгән гаепне танымады. "Бердәм Русиягә" карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!