Йошкар-Олада узган "Мин татарча сөйләшәм" чарасына 10 кеше килгән

Моңа мәктәп системының катлаулануы, җирле татар җитәкчеләре битарафлыгы һәм Путинның дәүләт сәясәте гаепле дип саный оештыручы.

Бүген, 23 апрельдә, Мари иле башкаласы Йошкар-Олада "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды. Анда нибары 10 кеше килгән, 20 кеше онлайн катнашкан. Бу хакта чараны оештырган татар активисты Рамай Юлдашев Азатлыкка сөйләде.

Чара татарча шигырь укулар, җырлар, мәзәк сөйләү белән үрелеп барган. Китап күргәзмәсе оештырылган.

Рамай Юлдашев сүзләренчә, кешеләрнең аз килүе төрле чикләүләр белән бәйле.

"Татарстанда, Мәскәүдә күп кенә чикләүләр алынды. Мари илендә алар 31 майга кадәр озайтылды. Мәктәпләрдә, район мәгариф идерәсенең транспорт өчен акчасы юк. Балалар ата-аналар карамагында, яисә гариза белән килергә тиеш. Бик күп документлар тутырырга кирәк", диде ул.

Татарлар күп яшәгән Бәрәңге районыннан чарага ике кеше генә килгән.

"Бәрәңге районының мәгариф, мәдәният идарәсе, җитәкчесе Әлфит Ибраев белән 16 ел буе уртак тел таба алмыйбыз. Алар чараларга аз килә", ди ул.

Юлдашев фикеренчә, соңгы елларда Йошкар-Олада узучы милли чараларга йөрүчеләр шактый кимегән.

"Беренчедән, бу Владимир Путин (Русия президенты - ред.) алып барган дәүләт сәясәте нәтиҗәсе. Думадагы татар депутатлары, Илдар Гыйлметдинов, Марат Бариев һәм башкаларның битарафлыгы. Шулай ук Мари иле җитәкчелегендә 17 ел буе утыручы урыс милләтеннән булган кешеләр мари, татар, удмурт, чуаш телләренә игътибар күрсәтми. Мин монда 16 ел торам. Шул вакыт эчендә татар теле дәресләре атнасына бер сәгатькә калды, балалар бакчаларында татарча тәрбия эшләре алып барылмый. Чиста татар авылларында да ата-аналар балалары белән татарча сөйләшми. Укытучылар балалар билге алыр өчен генә телне вата-җимерә шигырь укыйлар ди. Мари иленә килүче концерт, театрларга йөрүчеләр елдан-ел азая", диде Юлдашев.

Йошкар-Олада "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы 2010 елдан бирле үткәрелә. Рамай Юлдашев акцияне оештыручылар Татарстан районнарында, Русия төбәкләрендә эшне киңәйтә алмады дип саный.

Быел "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе Бауман урамында уздырырга рөхсәт итмәделәр. 16 ел дәвамында уздырылып килгән чара беренче тапкыр Камал театры каршысында узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!