Казанның "Касыймия" мәдрәсәсенә җимерелү куркынычы яный

"Касыймия" мәдрәсәсе

Мәдрәсә җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның төзекләндерү турындагы йөкләмәсе үтәлмәвен әйтә.

Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан "Касыймия" (Күл буе, Апанай мәдрәсәсе) мәдрәсәсе җимерелергә мөмкин. Бу хакта 28 апрельдә мәдрәсә мөдире Әхмәт Сабиров "Татар-информ"га белдергән.

"Җил чыккан саен түбә калайлары урыныннан куба, яңгырда мәдрәсәгә су үтә. Диварлар буйлап агып төшкән су нигезгә зыян китерә. Без аларны даими рәвештә кадаклыйбыз, ләкин тузган такталар чергән калайны тотмый. Су үтү сәбәпле бинага җимерелү яный. Без аны югалтудан куркабыз", дип белдергән ул.

Мәдрәсә бинасы Татарстанның мәдәни мирас объекты исемлегенә кергән. Түбәне бары дәүләт рөхсәте белән алыштырырга мөмкин. Әхмәт Сабиров дәүләт оешмалары Татарстан президентының бинаны төзекләндерү турындагы йөлкәмәсен үтәмәде дип саный.

"2018 елда президентыбыз Рөстәм Миңнеханов мәдрәсәне төзекләндерергә кирәк дигән йөкләмә бирде, әмма бүгенгә кадәр аның әмере үтәлеп бетмәгән. Татарстанның төп инвестицион-төзелеш идарәсе сметаны ясады, ләкин финанс чыганагы билгеләнмәде, шуңа күрә нинди акчага эшләргә кирәген беркем белми", дип сөйләгән мәдрәсә мөдире.

Аның сүзләренчә, мәдрәсәнең түбәсе таушалган хәлдә булуы түрәләргә 2008 елдан бирле билгеле.

"Касыймия" мәдрәсәсе 1877 елда хәйрияче Ибраһим Юнысов акчасына архитектор Петр Романов проекты буенча төзелгән һәм Идел буе төбәгендә иң зур мөселман уку йортларыннан саналган. Төрле вакытларда анда Зәки Вәлиди, Гафур Колахмәтов, Гаяз Исхакый һ.б. укыткан, Галиәскәр Камал, Муса Бигиев, Садри Максуди, Камил Мотыйгый белем алган. Бина республиканың мәдәни мирас объекты булып санала.

2010 елда мәдрәсә бинасы Апанай мәчете карамагына бирелде. Бүген уку йортында йөздән артык кеше белем ала диелә.

"Касыймия" мәдрсәсенә беренче тапкыр гына куркыныч янамый. 2012 елда мәдрәсә янындагы биналарны трактор белән җимерделәр. Җәмәгатьчелек Казаның иң иске мәдрәсәләреннән булган мәдрәсәсенә җимерелү куркынычы янау турындагы хәбәрләргә борчылу белдерде. Соңрак рәсмиләр "Касыймия"не җимертмибез дип белдерде.

27 апрельдә Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Яңа татар бистәсендә урнашкан Ак мәчеткә куркыныч янавын белдерде. Гыйбадәтханә янында юл төзелеше эшләре алып барылар. Эшчеләр мәчет бинасы буенда торган бетон киртәләрне салдырып, аны гыйбадәтханә диварына терәтеп куйган. Нәтиҗәдә, Ак мәчет диварлары ярыла башлаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!