Татар һәм башкортлар ифтарларны мул өстәлләр белән уздырганда, Русия сугыш башлаган Украинада шәһәрдә комендант сәгате булу сәбәпле, мөселманнарның күбесе быел мәчетләргә тәрәвихларга җыела алмады. Азатлык Украинада ураза тоткан кайбер татарлар белән сөйләште.
Киевтагы "Умма" диния идарәсе мөфтие Сәид Исмәгыйлев быелгы Рамазан Русиядәге кайбер диния нәзарәтләренең Украинадагы дини җәмгыятьләрен үзләренә буйсындыруы белән истә калуын әйтә.
"Рамазан ае башланганда Чернигов, Харьков, Донецки, Луһански, Запорожье, Херсон, Николаевскиның бер өлеше һәм элек басып алынган Кырымда Рамазан ае авыр үтте. Мәчетләр башлыча эшләмәде. Гыйбадәт йортларының бер өлеше җимерелде. Северодонецки, Мариуполь, Константиновски мәчетләре ут ачудан зыян күргәне төгәл билгеле.
Харьковта сугыш сәбәпле, шулай ук мәчетләр эшләмәде. Русия тарафыннан басып алынган кырымтатарлар яшәгән Херсон өлкәсендә, аерым алганда Мелитополь, Новоалексеевка һәм башка җирләрдә бернинди чаралар да уздырылмаган дип беләм, чөнки мәчетләр эшләмгән. Вакытлыча басып алынган Донецки һәм Луһански өлкәләрендә дә шундый ук хәл. Мөселманнар өйдә генә авыз ачып, гыйбадәт кылып уздырган.
Украинаның барлык төбәкләренә ракет һөҗүмнәре дәвам итә. Шуңа хәрби хәл һәм комендант сәгате кертелде.
БУ ТЕМАГА: Кырымның сөргендәге мөфтие Татарстан, Башкортстан, Кавказ мөселманнарын Украинага каршы сугышудан баш тартырга чакырдыШулай да кайбер шәһәрләрдә мәчетләр эшләде, аларда ифтарлар узды, әмма тәрәвих намазлары булмады, чөнки ул коммендант сәгатенә туры килә иде. Коммендант сәгате хәрби хәл вакытында урамдагы хәрәкәтне тыю гына түгел, ә күпләп җыелуны да, утлар яктыртуны да тыя.
Киев шәһәрендә ифтарлар узды. Кешеләр инде ифтардан соң мәчеттә кала алмыйча кайтып китә иделәр.
Мохтаҗларга азык-төлек пакетлары булдырылды. Алар Киев, Львов, Запорожьедагы мөселманнарга таратылды.
Сугыш барган һәм оккупациядәге төбәкләрдә бәйрәм намазлары да уздырылмаячак. Кайберләрендә кемнәр һәм нинди рәвештә уздырачагын белмибез.
БУ ТЕМАГА: "ЛНР" имамнары Крганов мөфтиятенә кушыла: Украина мөфтие аларга басым булган дип саныйТагын Русия тарафыннан вакытлыча басып алынган Донецки һәм Луһански өлкәләрен аерып әйтергә кирәк. Рамазан аенда мөфти Әлбир Крганов Луһанскидагы мөселман җәмгыятләрен үз диния идарәсенә алачагын әйтте. Әле бер атна гына элек мөфти Равил Гайнетдин һәм аның диния идарәсе "ДНР" мәчетләре һәм мөселман җәмгыятьләрен контрольгә алуын әйтте. Шулай итеп бу Рамазан Русия диния нәзарәтләре тарафыннан рейдерлык белән аерылып торды. Алар шушы изге айда мәхәлләләрне үзара бүлешергә булды. Кемдер Луһански, кемдер Донецки җәмгыятьләрен үзенә алды. Сигез ел ул аларга кирәкмәде, хәзер күрәсең өстән ниндидер боерык төшкәндер. Ничек алар аны юридик яктан теркәргә уйлыйдыр, аңлашылмый. Бу Рамазан сугыш, агрессия, һөҗүмнән тыш дини җәмгыятьләрне тартып алу кебек яман гамәл белән истә калачак", диде Сәид хәзрәт.
"Бу Рамазанда мәчеткә бер генә бардым"
Чыгышы белән Татарстаннан булган, хәзерге вакытта Киев шәһәрендә яшәүче Зөлфирә Бойко элекке елларны мәчеттә ифтарларга, тәрәвих намазларына йөресә, быел Рамазан аенда мәчеттә бары бер тапкыр гына булырга туры килгән. Шулай да ул зарланмый.
"Сугыш булуга да карамастан Рамазан ае елдагыча бер җылы рухта узды. Ифтарга дип мәчетләрдә күп күчтәнәчләр тараттылар, яки өйләргә үк китерделәр. Аллаһның рәхмәте яусын. Мин үзем күпчелек Киевтагы "Рәхмә" мәчетенә йөрим, чөнки ул шәһәрдә беренчеләрдән төзелгән мәчет. Бөтен татар мөслимәләре белән дә шунда танышып аралаша башладык. Моннан тыш тагын "Өммәт" (Умма) һәм кырымтатарлар мәчете бар. Алар да мөселманнарга ифтар күчтәнәчләре таратты.
Бездә быел мөселманнар уразаны 17-18 сәгать тотты. Кичке тугыздан иртәнге алтыга кадәр шәһәрдә комендант сәгате иде, шуңа ифтарларга һәм тәрәвихларга йөрүче булмады диярлек. Тәрәвихларны өйдә генә укырга туры килде.
Алай да Кадер киче дип билгеләнгән көнне мәчеткә җыелдык. Бу мөгаен быелгы Рамазан аенда иң истә калган көн булгандыр. Элекке еллардагы кебек авыз ачтык. Өстәлләр мулдан иде. Мәчет үзе дә күп ризыклар әзерләгән. Мөслимәләр дә төрле милли ризыклар алып килгән иде. Татарлар, башкортлар, чеченнар, азәриләр, үзбәкләр, гарәпләр булды. Тәмле итеп сыйландык. Аннары тәрәвих намазын укыдык, Ясин сүрәсен укыдык, төне буе догалар кылдык һәм бары иртән сәхәр ашагач, комендант сәгате вакыты чыккач кына таралыштык.
БУ ТЕМАГА: Киев татары Зөлфирә Бойко: "Украинада фашистлар юк"Тагын бер гаҗәп әйбер, ул төн бик тыныч узды, сирена тавышлары ишетелсә дә, ә менә икенче көнне каты шартлаулар башланды. Мәчеттән ерак түгел генә завод бар. Шунда снарядлар шартлады, якындагы йортлар да җимерелде. Әгәр без мәчеттә булганда шартласалар безнең тынычлыгыбыз югалыр иде.
Мин үзем шәһәр читендә яшим, шуңа өемдә сирена тавышлары көчле ишетелми, ә мәчет үзәккә якынрак булгач каты ишетелә.
Элек бергә тәрәвихларга йөргән кайбер танышларым сугыш сәбәпле башка илләргә китәргә мәҗбүр булды. Алар инде Рамазан аен анда уздырды. Менә бүген бәйрәм. Бер-беребезне ватсаплардан котлашабыз", диде Зөлфирә ханым.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!