Ак йортның яңа матбугат сәркатибе итеп Карин Жан-Пьер билгеләнде

Карин Жан-Пьер

Жан-Пьер матбугат сәркатибе вазифасында Дженифер Псакины алыштырачак, Псаки Ак йорттан 13 майда китәчәк.

Ак йортның яңа матбугат сәркатибе итеп Карин Жан-Пьер билгеләнде дип хәбәр ителә АКШ президенты хакимияте сайтында.

"[Беренче леди] Джилл [Байден] һәм мин Каринны күптән беләбез һәм хөрмәт итәбез, ул минем исемнән һәм бу хакимият исеменнән сөйләячәк көчле тавыш булачак", диелгән АКШ президенты Джо Байден исеменнән язылган хәбәрдә.

Жан-Пьер матбугат сәркатибе вазифасында Дженифер Псакины алыштырачак, Псаки Ак йорттан 13 майда китәчәк.

Рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, Ак йортта матбугат сәркатибе булып ел ярымлап эшләгән Псаки MSNBC телеканалына эшкә күчәчәк, ул анда үзенең шоуын алып барачак.

Хәзерге вакытта Жан-Пьер Псакиның беренче урынбасары булып эшли. Элегрәк ул MoveOn хокук яклау оешмасында җәмәгатьчелек белән элемтәләр өчен җавап биргән, NBC һәм MSNBC телеканалларында сәяси аналитик булган һәм Джо Байден белән Барак Обаманың сайлау кампанияләрендә катнашкан.

Жан-Пьер – Франциянең Мартиника утравында туган, Нью-Йоркта үскән. Ул Ак йорт матбугат секретаре вазифасында эшләүче беренче кара тәнле кеше, һәм беренче ЛГБТ вәкиле булачак, дип белдергән Псаки.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!