Русия Украина аша газ җибәрүен дәвам итә

Бельгиядә протестлар. Архив фотосы

"Газпром" һәм Украинаның газ-транспорт системы 11 майда газ "Суджа" станциясе аша узачак дип килешкән, бу станция Украина контролендә.

"Газпром" Украина белән 11 майда ил аша 72 миллион кубометр газ җибәрү турында килешкән. Кичә Украина газ-транспорт системы операторы Русия хакимиятен хуплаган фетнәчеләр яулап алган компрессор станцияләренең берсе аша газ җибәрүне туктатырга вәгъдә иткән иде.

Газ башка маршрут белән җибәрелде, дип хәбәр итәләр Русия дәүләт корпорациясендә.

"Интерфакс" хәбәренчә, "Газпром" һәм Украинаның газ-транспорт системы 11 майда газ "Суджа" станциясе аша узачак дип килешкән, бу станция Украина контролендә. Яулап алынган "Сохрановка" станциясе аша газ җибәрү туктатылган.

Көнбатыш Европа илләре Украинадагы сугыш Русия газын Украина җирләре аша җибәрүгә комачауларга мөмкин дип борчыла, газ транзиты проблемы шундый вазгыятьтә килеп чыкты, дип яза dpa агентлыгы.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Европа берлеге Русия икътисадына чикләүләрне кырыслата, әмма газдан тулысынча баш тарта алмый, моны киләчәктә эшләргә вәгъдә итә.

"Газпром" белән төзегән килешүенә яраклы, Украина үзе аша бер тәүлектә 109 миллион кубометрга кадәр газ уздыра ала. 10 майга "Суджа" һәм "Сохрановка" станцияләре аша транзит 88,2 милион куб булган. Ә бу айда Украина аша иң күп күләмдә газ 2 майда җибәрелгән – 98,9 миллион кубометр.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!