13 майга каршы төндә билгесез затлар Омски үзәгендәге хәрби комиссариат бинасын яндырмакчы булган, дип хәбәр итә Om1.ru берничә чыганагына сылтама белән.
Бинаның ике тәрәзәсе ватылган, янгын эзләре бар. Шаһитләр әйтүенчә, бина янында керосин исе килә. Мөгаен бинага яна торган сыекча тутырылган шешәләр атканнардыр диелә. Полициядә бу хәлгә комментар бирүдән баш тартканнар.
4 майга каршы төндә Нижневартовскиның хәрби комиссариаты бинасына да билгесез зат ике "Молотов коктейле" аткан иде. Милекне махсус рәвештә юк итү яки аңа зын китерү турында җинаять эшләре ачылган, алар нигезендә 13 елга кадәр колония җәзасы бирергә мөмкиннәр.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Балашиха, Ярославль, Череповец хәрби комиссариатларын да яндырдылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!