Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын сайлаган. Бу хакта 17 майда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
Республикада туган телләрдән төп дәүләт имтиханы 16 майда узган. Сынауны барлыгы 1 371 укучы узган, шуларның 1 263 татар телен, 73 – чуаш, 21 удмурт, 14 укучы мари телен сайлаган.
Һадиуллин сүзләренчә, туган телдән имтиханны Татарстанның 38 районында тапшырганнар. Саф татар районы саналган Кукмарада туган телдән имтиханны укучыларның 31 проценты, Балтач – 30, Чүпрәле – 29, Әлки – 28, Актаныш – 25, Әгерҗе – 25, Сарман – 24, Кайбыч – 20, Әтнә – 19, Сабада 14 проценты сайлаган. Казанда бу имтиханны укучыларның 1,3, Чаллыда – 1,6 проценты гына бирергә теләк белдергән.
Министр имтиханнарда татар һәм башка туган телләрне сайламаган районнарны атады. Аерым алганда, Апас районында 160 чыгарылыш укучысының берсе дә туган телдән имтихан тапшырмаган. Шулай ук Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевски, Чирмешән, Спас районнарында да туган телгә өстенлек бирүче табылмаган.
Бу сигез районда 1591 чыгарылыш укучысы бар. Берсе дә туган телне сайлмаган
"Әлеге сигез районда 1 591 чыгарылыш укучысы бар. Аларның берсе дә туган телне сайлмаган. Безнең тарафтан мәктәп җитәкчелегенә, мәгариф идарәләренә сораулар булачак. Беренчедән, туган телләргә булган кызыксыну юкка чыкмаска тиеш. Икенчедән, монда уртак эш башкару кирәк иде", диде ул.
Саба районының Шәмәрдән авылы лицеенда, Кукмараның 3нче мәктәбендә, Зур Сәрдек авылында, Сарман районының Җәлил бистәсе 2нче мәктәбендә туган телләрне сайлаучылар күп булуы әйтелде. Мисал итеп, Чаллының 9нчы мәктәбе дә китерелде. Анда 96 чыгарылыш укучысының 18е туган телләрдән имтихан тапшырган.
Шул ук вакытта Татарстанда татар әдәбиятыннан имтихан бирүче табылмаган.
БУ ТЕМАГА: Татарстанда ике бала кытай теленнән БДИ биргән, урыс теленнән Әтнә алга чыкканУзган еллардан аермалы, быел Татарстанда имтиханнар гадәттәгечә уза. Аның төп өлеше 26 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Узган ел Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 789 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын тапшырган. 2020 елда бу имтиханны 1 600 укучы сайлаган булган.
2017 елга кадәр республикадагы барлык 9нчы сыйныф укучылары татар теленнән мәҗбүри аттестация тапшырып килде. 2018 елда ул Мәскәү басымы астында бетерелде.
"Бишенче мәҗбүри имтихан баланың хокукларын бозу була, шуңа күрә быел аз гына үзгәрешләр кертелде. Белгәнегезчә, безне Рособрнадзор да, прокуратура да тикшерде", дип сөйләгән иде ул вакытта Һадиуллин.
БУ ТЕМАГА: "Яхшы кеше, әмма көрәшче түгел". Яңа министрдан нәрсә көтәргә?Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.
Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун кабул ителде. Хәзер татар телен өйрәнү өчен укучыларның ата-аналары гариза язарга тиеш.
Татар телен мотлак укыту туктатылганнан соң, Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар елдан-ел кими бара. 2017 елда укучылар арасында татар телен сайлаучылар саны 69 процент тәшкил иткән булса, 2020-2021 уку елында ул 65 процентка төшкән. Республика мәгариф системында 3525 туган тел (урыс теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,4 меңе – татар теле мөгаллиме.
БУ ТЕМАГА: Мәктәпләргә прокуратура һөҗүменә өч ел. Хаталарны барлауКазанда тел мәсьәләсе тагын да кискенрәк. Соңгы елларда башкалада татар телен өйрәнүчеләр саны 10 процентка кимеде. 2017 елда 65 процент укучы ана теле буларак татар телен сайлаган булса, быел мәктәп укучыларының 55 проценты гына татар телен өйрәнергә гариза биргән. Соңгы мәгълүматлар җәмәгатьчелеккә чыкканнан соң, Халыкара урыс соборы Казанда 34% урыс баласының татар телен сайлау хәбәрен тикшерүне сорап, ризасызлык белдерде.
Татарстанда татар мәктәпләре туган телләрдән кала фәннәрне урыс телендә укыта. Узган ел бердәм дәүләт имтиханын иң яхшы балларга биргән мәктәпләр арасына татар мәктәпләре кермәде.
2022 елның 1 сентябрендә гамәлгә керәчәк яңа федераль белем бирү стандартларына (ФГОС) күрә, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү хокукы бирелә. Аны шулай ук ата-ана гаризасы белән өйрәнеп булачак.
Быел Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың дистәдән артык районында милли мәгарифнең хәле авыр булуын таныды.
Татар теленә басым. 2017 ел
- 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
- 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
- 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
- 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
- 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
- 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
- 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
- 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
- 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
- 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
- 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
- 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды
- 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
- 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
- 24 октябрь Казанда узган киңәшмәдә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү
- 26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
- 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
- 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
- 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
- 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
- 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
- 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!