Земфира сугышка каршы "Ит" дигән яңа җыр чыгарды

Земфира

Хәзерге вакытта җырчы Франциядә яши. Ул сугышка каршы фикерен элегрәк тә белдергән иде.

Хәзерге вакытта Франциядә яшәүче Русия җырчысы Земфира быел беренче җырын яздырган, ул "Ит" ("Мясо") дип атала һәм Украинадагы сугышка багышланган. Җырда мәсәлән: "Календарьдә - яз, ә чынлыкта окоплар һәм югары төгәллекле, еракка һөҗүм итүче ракетлар. Мариупольдә төн ярысы. Килеп җиттек. Без кайда килдек? Ник килдек. Калган гомеремдә моңа җавап эзләячәкмен" дигән юллар бар.

Җырга видеоклип Рената Литвинованың сугыш темасына ясаган рәсемнәреннән тора. Литвинова режиссура һәм видеоны монтажлау белән дә шөгыльләнгән. Литвинова "Бер-береңне үтерергә ярамый. Һөҗүм итәргә ярамый. Алдарга ярамый" дигән язу белән үзенең Telegram-каналында клипка сылтама калдырган.

Земфира элегрәк тә Украинадагы сугышка фикер белдергән иде.

24 февральдә ул "Булмасын сугыш" дигән сүзләр белән пост чыгарды. Шул ук көнне Мәскәүдәге концертта җырчы "Атмагыз" ("Не стреляйте") дигән җырын башкарды.

17 мартта Земфира Украинадагы сугыш кадрлары һәм Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларны тоткарлау күренешләре кергән клип чыгарды. Җырда "атмагыз" һәм "дәшми тормагыз" дигән сүзләр бар.

Март ахырында Земфира Оксимиронның "Урыслар сугышка каршы" дип аталган, украин качакларына ярдәм өчен оештырылган Лондондагы концертына барды, сәхнә артында рэпчы һәм "Аквариум" төркеме лидеры Борис Гребенщиков белән төшкән фотосын чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!