Гафиулла Газиз вафатына

Гафиулла Газиз (1957-2022)

Азатлык радиосының озак еллар дәвамында Чаллыдагы хәбәрчесе Гафиулла Газиз арабыздан китеп барды.

"Әһә!", дияр иде дә, җиңнәрен сызганып эшкә керешер иде. Гафиуллада асыл татарда гына була торган, нәселдән нәселгә күчеп килгән төплелек, тирән акыл бар иде. Ул аны һич күрсәтеп йөрмәде, үзен "мин бит әле менә мондый, мин тегенди" дип танытулар аңа бөтенләй хас булмады – сабыр, тыйнак, әмма үз эшен яхшы белгән, батыр кеше иде Гафиулла.

Азатлык хәбәрчеләре арасында Гафиулла иң осталарның берсе булды, кайчан гына сөйләшмә, аның Азатлык аша тыңлаучыбызга һәм укучыбызга җиткерерлек сүзе бар иде. Сәбәбе гади – ул милләтен чын күңеленнән сөйде, бәлаләренә көенде, уңышларына куанып яшәде, гомумән, милләткә хәбәрче булып хезмәт итүне, булышуны, аны үстерүне үзенең олы бурычы итеп күрде. Бу эшне ул дистә еллар буе Азатлык радиосы ярдәмендә, башта аның дулкыннарында, соңрак интернет сәхифәсе аша башкарды. Чаллы дигәндә Азатлыкта беренче булып күз алдына Гафиулла Газиз килеп баса иде. Ә инде аның кебек кешеләрнең эшләве Азатлык өчен дә зур мәртәбә булды.

Азатлык хәбәрчеләре, март 2000

Кешене бәяләгәндә татарда "моның төтене туры чыга" дигән гыйбарә бар, Гафиулла – һичшиксез шундыйларның берсе. Бу аның бернинди шиксез, шунда ук акны карадан, ялганны – дөреслектән аера алуында да нык чагыла иде. Аңа бу эштә бәлки югарыда телгә алынган тирән акылы да ярдәм иткәндер – мин Гафиулланың беркайчан да үзебездәге хакимият ялганына да, Мәскәүнең тончыктыргыч пропагандасына бирелүен дә күрмәдем. Булмады андый очрак.

Кырым мәсьәләсендә булсын, Украинага басып керү булсын, Ватан сугышы дип шашыну булсын – башка татарлар көтүләре белән Мәскәү ялганнарын кабатлап, путиннарга ләббәйкә җырлап утырганда, Гафиулла кыйбласын үзгәртмәде, шашкан массаларга иярмәде. Чөнки "төтене туры чыга иде", дөньядагы хәлләргә ул милләт, татар мәнфәгатеннән чыгып карады һәм фәкать шуның аша гына бәяләде. Безнең хәтердә ул нәкъ шундый төпле, иманы какшамас татар кешесе булып калачак.

БУ ТЕМАГА: "Азатлык"ның тынгысыз җаны

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!