Татарстанда халык саны 4 млннан артып киткән

Иллюстратив фото

Халыкның 3 млны шәһәрләрдә яши.

Татарстанда халык саны 4 млннан артып киткән. Бу хакта Русиядә халык санын алуның беренче нәтиҗәләренә нигезләнеп Росстат хәбәр итә.

2021 елда узган җанисәп Татарстанда 4 млн 5 мең кеше яшәвен күрсәткән. Республиканың 3 млн кешесе шәһәрдә, 931 меңе - авылда яши.

2010 елда узган халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, 11 ел эчендә Татарстанда халык саны 5,8 процентка арткан. Ул вакытта республикада 3,8 млн кеше яшәгән.

Башкортстанда халык саны 0,5 процентка арткан. Анда хәзер 4 млн 91 мең кеше яши, шуларның 2,5 млны – шәһәр халкы. Шул ук вакытта Идел буе федераль бүлгесенә кергән башка төбәкләрдә халык саны 3,2 процентка кимегән. Иң күбе – Киров өлкәсендә. Анда 11 ел эчендә халык саны 13,9 процентка азайган.

Русиядә 350 мең кеше даими төстә чит илдә яши. Иң күп очраклар Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Приморский крае, Амур өлкәсе һәм Татарстанга туры килә диелә.

Җанисәпнең беренче нәтиҗәләренә караганда, Русиядә халык саны 1,4 процентка артып, 147,2 млн кешегә җиткән. Моны Росстат миграция хисабына үскән дип аңлата. Шул ук вакытта туучыларга караганда үлүчеләр күбрәк булуын искәртә.

Моңа кадәр Казанда яшәүчеләр саны 1,3 миллион кешедән артып киткән диелде. Халык саны ягыннан Татарстан башкаласы 2020 елда ук Русиядә бишенче урындагы шәһәр булган иде.

Казанда яшәүчеләр саны 1,3 миллион кешедән артып киткән – 2021 елда узган җанисәпнең беренчел нәтиҗәләре шундый.

Русиякүләм җанисәп 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды. Росстат, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк дигән иде. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак.

Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!