АКШ һәм Европа илләре ватандашлары Русия белән икътисади хезмәттәшлекне өзү яклы

Азия илләрендә күпчелек Русия белән икътисади бәйләнешләрне саклап калуны тели.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң АКШ һәм Европа илләре ватандашларының күпчелеге Русия белән икътисади хезмәттәшлекне туктату яклы, Азия илләренең ватандашлары исә дәвам итүне хуплый. Латин Америкасында карашлар яртылаш бүленгән. Демократиягә мөнәсәбәт индексы турында еллык хисап мәгълүматлары шуны күрсәтә. Бу хисап турында The Guardian язып чыкты.

Дөнья халкының 75 проценттан артыгы яшәгән 52 илдә уздырылган сораштыруга нәтиҗәләренә күрә, 31 илдә күпчелек халык Русия белән икътисади бәйләнешләрне туктату яклы. Европаның 20 иле, АКШ, Канада, Япония һәм Австралия шулар арасында. Русия белән хезмәттәшлекне туктатуны иң нык яклаучы илләр — Польша (87 процент туктату яклы), Украина (80%) һәм Дания (79%). Гомумән алганда, Европада яшәүчеләрнең 55 проценты, АКШта яшәүчеләрнең 60 проценты Русия белән икътисади бәйләнешләрнең туктатылуын тели.

20 илнең халкы Русия белән бәйләнешләрне өзүгә каршы. Алар арасында — Маҗарстан, Греция, Кытай, Израил һәм Төркия. Кытайларның 71 проценты хезмәттәшлекне дәвам итү яклы. Колумбиядә яшәүчеләр бу мәсьәләдә урталай тигез бүленгән.

Демократиягә мөнәсәбәт индексын ел саен "Демократия альянсы" фонды билгели. Керем алуга нигезләнмәгән бу фонд бар дөнья буйлап демократия һәм ирекле базар кыйммәтләрен алга сөрү белән шөгыльләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!