Байкал аръягы мәхкәмәсе җирле активистны Русия хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип тапты. Аңа 1 млн сум күләмендә штраф билгеләнгән. Бу Русия җинаять кодексына фейклар турында кертелгән яңа маддә нигезендә беренче хөкем карары, дип хәбәр итә "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты һәм "Медиазона" басмасы.
Тикшерү фикеренчә, 2022 елның мартында Оловянная бистәсендә яшәүче Пётр Мыльников үзе администратор булып торган төркемдә Русия хәрби көчләре турында ике тапкыр ялган мәгълүмат тараткан. Моннан тыш, ул Украинада барган сугыш хакында фикерләр язган.
Мыльников "Русия саклану министрлыгының ялган текст документлары рәсемнәрен, шулай ук Украинада махсус хәрби операция үткәрү максаты, бурычлары һәм тәртибе турында ялган белешмәләр булган видеоязмаларны күп тапкырлар бастырды", дип белдергән "Чита.Ру" басмасына ФСБның Байкал аръягы идарәсе матбугат хезмәте. Тикшерү фикеренчә, Мыльников "махсус операцияләрдә катнашучы Русия гаскәренә, тулаем, Русия дәүләт оешмаларына карата тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга теләгән".
Апрель башында "Жизнь мента" аноним телеграм-каналында Мельниковның "үз хатасын тануы" турында сөйләгән видео урнаштырылды.
"ОВД-Инфо" исәпләвенчә, Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Русиядә хәрби көчләр турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә 50дән артык җинаять эше ачылган. Бүген Русия гаскәрләре турында "фейклар" тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!