"Җәфалауларга каршы комитет" чираттагы мәртәбә "ят агент" дип танылуыннан соң оешманы ябуы турында хәбәр итте

Комитет рәисе Сергей Бабинец Telegram-каналында язуынча, "ят агентлар" сүзен хокук яклаучылар "мәсхәрәләү һәм яла ягу" дип саный һәм "эшләүне дәвам итәргә, шул ук вакытта үзләренә бу ярлыкны тагарга" теләми.

Русия хакимиятләре "Җәфалауларга каршы комитет"ны"ят агент" сәүдәгә корылмаган оешмалар исемлегенә керткәннән соң, комитет хезмәткәрләре оешманы ябарга булган. Бу хакта оешманың матбугат хезмәткәре Наталья Курекинага сылтама белән "Медиазона" хәбәр итә.

Хокук яклаучылар үзләре алынган эшләрне әле дәвам итә. "Без 188 эшне ташлый алмыйбыз, хәзер алар өстендә эш бара. Бу – рәхимсезлек һәм гаделлеккә өмет итүнең 188 очрагы, безнең бурыч – аны ахырына кадәр җиткерү", дигән Курекина.

Матбугат релизында искәртелгәнчә, "ят агент" статусы юристларга мәхкәмәгә барырга, хакимият вәкилләре, шул исәптән "депутатлар, төбәкләрдәге кеше хокуклары вәкаләтле вәкилләре, прокурорлар һәм тикшерү комитеты җитәкчеләре" белән күрешергә мөмкинлек бирмәячәк.

"Җәфалауларга һәм полиция тарафыннан көч куллануга дучар булганнар гаделлеккә ирешү мөмкинлегеннән мәхрүм кала дияргә була", диелә гаризада.

Комитет рәисе Сергей Бабинец Telegram-каналында язуынча, "ят агентлар" сүзен хокук яклаучылар "мәсхәрәләү һәм яла ягу" дип саный һәм "эшләүне дәвам итәргә, шул ук вакытта үзләренә бу ярлыкны тагарга" теләми.

"Җәфалауларга каршы комитет дәүләт оешмаларының вазифаи затлары газаплавыннан, аларның рәхимсез мөнәсәбәтеннән зарар күргәннәрнең хокукларын яклау белән шөгыльләнде. Бу миссиянең файдасы ачык күренсә дә, җәфалаулар белән көрәшүче сәүдәгә корылмаган оешманы "ят агентлар" реестрына кертеп, хакимият күп еллар рәттән аны зарар китерә дип күрсәтергә тели.

Күрәсең, хакимият җәфалаулар - дәүләт сәясәтенең бер өлеше була башлады (яки инде булды) һәм проблем түгел дип белдертмәкчедер", дип искәрткән Бабинец.

"Җәфалауларга каршы комитет"ны 2000нче елда хокук яклаучы Игорь Каляпин оештырды, оешманы 2015 елда "ят агент" дип игълан иттеләр.

Хокук яклаучылар ширкәтне япты һәм яңасын – "Җәфалауларны булдырмау комитеты"н оештырды. 2016 елда Юстиция министрлыгы аны да "ят агент" дип атады. Шуннан соң комитет Русиядә юридик зат булдырмыйча эшләп килде.

2022 елда оешманың алга таба үсеше юлларына бәйле хезмәттәшләре белән фикер төрлелеге туу сәбәпле, Игорь Каляпин "Җәфалауларга каршы комитет"тан китте.

Аңа кадәр алданрак "Новая газета" журналисты Елена Милашина Русиядән күчеп китте: аны һәм Каляпинны Чечня башлыгы Рамзан Кадыров "террорчылар" һәм "террорчыларның булышчылары" дип атады һәм Русия хокук саклау оешмаларын аларны тоткарларга чакырган иде.

Кадыров бу белдерүен Янгулбаевлар гаиләсе белән бәйле хәл уңаеннан ясады.

20 гыйнварда Чечняның куәт оешмасы вәкилләре "Җәфалауларга каршы комитет"ның элеккеге юристы Әбүбәкер Янгулбаевның әти-әнисе: отставкадагы хөкемдар Сайди Янгулбаев һәм аның хатыны Зарема Мусаеваның Түбән Новгородтагы фатирына бәреп керде. Алар Мусаеваны мәҗбүри рәвештә Чечняга сорау алырга алып китте, анда Грозныйда полицияне мәсхәрәләү һәм аңа һөҗүм итү административ эше нигезендә аны сак астына алдылар.

Чечняның куәт оешмасы вәкилләре кулланган чараларны тәнкыйтьләгәннән соң, Рамзан Кадыров Янгулбаевлар гаиләсен "террорчыларның булышчылары" дип атады, аларны тоткарларга, каршылык күрсәтсәләр, үтерергә кушты. Янгулбаев кызы һәм уллары белән бергә чит илгә чыгып китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!