Русиядә фәкыйрьләр саны 41 процентка арткан

Иллюстратив фото

Росстат исәпләүләренә күрә, 2022 елның беренче чирегендә 20,9 миллион кешенең кереме фәкыйрьлек чигеннән, ягъни яшәү минимумыннан да азрак булган. Шул ук вакытта Украинага каршы сугышучы Русиянең апрельдәге хәрби чыгымнары көнгә 21 миллиард тирәсе булган.

2022 елның беренче чирегендә фәкыйрьлек чигендә яшәүче русияләр саны 41 процентка диярлек арткан. Бу Росстат чыгарган белешмәләрдән күренә.

Росстат исәпләүләренә күрә, 2022 елның беренче чирегендә 20,9 миллион кешенең кереме фәкыйрьлек чигеннән, ягъни яшәү минимумыннан да азрак булган. Шул ук вакытта 2021 ел ахырында оешма 12,4 миллион русияленең фәкыйрьлек чигендә булуын хәбәр иткән иде. Шул рәвешле 2022 елның өч ае эчендә Русиядә фәкыйрьләр 8,6 миллионга, ягъни 40,7 процентка күбәйгән

2022 елның беренче чирегендә Росстат 12 916 сумнан чыгып фикер йөрткән, оешма бу акчаларны Русиядә яшәү өчен җитәрдәй иң аз керем дип саный.

2021 елның дүртенче чиреге белән чагыштырганда, русияләрнең уртача кереме 47 694 сумнан 36 234 сумга калган, ягъни 24 процентка кимегән.

Шул ук вакытта уртача хезмәт хакы 62 828 сумнан 50 101 сумга калган, ягъни 4,3 процентка әзәйгән. Мәшгуль затларның саны 800 мең кешегә кимегән.

2022 елның беренче чирегендә социаль түләүләр күләме узган ел белән чагыштырганда уртача 19,4 процентка кимегән.

Фәкыйрьлек чиге дип билгеләнгәннән кимрәк керем алучыларны Росстат 1992 елдан бирле исәпли. 2021 елдан башлап яшәү минимумын исәпләү алымы үзгәрде. Хәзер аны инфляциягә төзәтмәләр кертеп, 2020 елның дүртенче чирегендәге кулланучылар кәрҗиненең бәясенә карап исәплиләр.

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде. Русиянең апрельдәге хәрби чыгымнары көнгә 21 миллиард тирәсе булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!