Быел Сабантуйлар 35 илдә үткәреләчәк

Иллюстратив фото

Русиянең татарлар яши торган 58 төбәгендә дә быел Сабантуйлар уздырылачак.

Татарларның мили бәйрәме – Сабантуйны "хәзерге вазгыятькә карамастан" 35 илдә үткәрәчәкләр, дип белдерде Дөнья татарлары конгрессы рәисе Данис Шакиров.

Русиянең татарлар яши торган 58 төбәгендә дә быел Сабантуйлар уздырылачак.

Узган елның августында Татарстан хөкүмәте республикада һәм чит төбәкләрдә сабантуйлар уздыруның төп кагыйдәләре китерелгән документ кабул итте. Әлеге кагыйдәләр Татарстанда, бигрәк тә чит төбәкләрдә һәм башка илләрдә татар халкының милли бәйрәме ничек узарга тиешлеген раслый.

Аерым алганда, һәр Сабантуй бәйрәме рәсми кабул ителгән график нигезендә узарга тиеш, аның сценарие һәм режиссеры булырга, тавыш һәм ут куелышы оештырылырга тиеш диелә. Сабантуйда милли уеннарның 12 төрен кертү мәҗбүри. Алар арасында капчык сугышы, йомыркалы кашык кабып, сулы чиләкләр куелган көянтә белән йөгереш, капчык киеп йөгереш, чүлмәк вату, катыктан авыз белән тәңкә эзләү, аркан тарту, баганага менү, ат чабышы һәм татарча көрәш тә булу зарур.

Моннан тыш, һәр Сабантуй мәйданына татар халкының көнкүрешен күрсәтә торган "татар каралты-курасы" корылырга тиеш диелә.

2021 елда Русиянең 56 төбәгендә һәм 33 илдә 400 сабантуй уздырырга ниятләнгән булган, тик пандемия аркасында аның бер өлешен күчергәннәр яки бөтенләй уздырмаганнар.

Азатлык белән әңгәмәсендә татар фольклоры белгече Фәнзилә Җәүһәрова "район үзәкләре, шәһәрләрдә узган бәйрәмнәрдә совет исе калды", дип белдерде.

"Мәсәлән, кунаклар, түрәләр өчен булдырылган трибуна калды. Трибунага килеп утыручылар белән Сабантуе башлана, аннан китсәләр, кем өчендер Саба туе шуның белән бетә дә. Трибуналарда утырган кешеләр бераз тамаша карый да аның артында көйләнгән табынга күчә. Халык мәйданда теләсә нишләсен, ә безнең монда үзебезнең табын дигән кебек килеп чыга. Сабан туе бюджетының зур бер өлеше кунаклар өчен табын һәм аларга бүләк әзерләү өчен китә. Район башлыклары бер-берсен уздырып җибәрә", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!