Быелдан КФУ татар теле һәм урыс теле укытучысы белгечләрен бергә әзерли башлаячак

Моны урыс теле укытучыларына ихтыяҗ булу белән аңлаталар.

Киләсе уку елыннан Казан федераль университетында татар теле, әдәбияты һәм урыс теле укытучылары белгечлеге әзерләнә башлаячак. Уку йортында бары татар теле белгечләрен әзерләү булмаячак. Бу хакта 20 июньдә КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җитәкчесе Рамил Мирзаһитов "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

Яңа програм нигезендә киләчәктә укучылар йә татар теле укытучысы, йә урыс теле укытучысы булып эшли алачак.

"20 елга якын без татар теле һәм әдәбиятына өстәмә белгечлек буларак инглиз теле укытучыларын әзерләдек. Алар мәктәпләргә татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары булып киттеләр. Быел без беренче тапкыр татар теле белгечләренә икенче дипломны урыс теле укытучылары буларак бирдек. Чөнки бүген Казаннан, районнардан урыс теле укытучылары җитмәү турында бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Шуны исәпкә алып, бу програмны ачтык. Монда 25 бюджет урынын кабул итәчәкбез", диде ул.

Моннан тыш, КФУ өченче ел рәттән татар филологиясе һәм журналистика белгечләрен әзерләвен дәвам итәчәк. Моңа да 25 урын бүленгән.

Татар филологиясенә аспирантларга университетта татар теленнән имтихан тапшырырга туры киләчәк.

Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбндә яңа програм ачыла. Татар телле реклам һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләре белгечлеген әзерли башларга ниятлиләр.

Болардан тыш, КФУга Татарстан бюджетыннан 150 урын бүлеп бирелгән. Алар ике телле һәм күптелле мәктәпләр өчен кадрлар әзерләячәк. Аерым алганда, "математика һәм инглиз теле", "башлангы мәктәп укытучылары һәм инглиз теле", "инглиз теле һәм икенче чит тел (төрек яисә кытай теле)", "рәсем сәнгате һәм чит тел", "музыка һәм чит тел" юнәлешләрендә белем бирергә җыеналар. Тагын 25 студент "башлангыч сыйныф укытучысы һәм мәктәпкәчә белем бирү белгече" буенча читтән торып укый алачак.

КФУда кабул итү кампаниясе 20 июньнән 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татар теленә бәйле белгечлекләргә гаризаны 15 июльгә кадәр кабул ителә. Бу уку йортының өстәмә имтихан кертүе белән бәйле.

Русия төбәкләреннән килеп укучы татар студентлары быелдан максатчан програм нигезендә белем алачак. Алар укуларын тәмамлаганнан соң кимендә өч ел үз төбәкләрендә эшләргә тиеш булачак.

Соңгы елларда татар теле белгечләрен Казан югары уку йортларында кимеде. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.

Быел Татарстанда укучыларның 3,8% гына туган телдән дәүләт имтиханын бирде. Татар телен 1 263 укучы сайлаган.

Татар телен мотлак укыту туктатылганнан соң, Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар елдан-ел кими бара. 2017 елда укучылар арасында татар телен сайлаучылар саны 69 процент тәшкил иткән булса, 2020-2021 уку елында ул 65 процентка төшкән. Казанда тел мәсьәләсе тагын да кискенрәк. Соңгы елларда башкалада татар телен өйрәнүчеләр саны 10 процентка кимеде.

Республика мәгариф системында 3525 туган тел (урыс теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,4 меңе – татар теле мөгаллиме.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!