Урыс патшалыгына кушылуга 465 ел: Башкортлар үткән юл

Уфада узган фольклориадада милли киемдәге башкортлар, 9 июль 2021

465 ел элек башкортлар Урыс патшалыгына ихтыяри рәвештә кушылганнан соң Мәскәү башкорт кабиләләренә биргән вәгъдәләрен күп тапкыр бозды. Башкорт халкының шушы үткәне турында тарихчы Марат Колшәрипов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Башкортларның урыс дәүләтенә ихтыяри рәвештә кушылуына 465 ел. 1557 елгы килешү шартлары нигезендә, каршылык күрсәтми генә кушылуга ризалашкан өчен, урыс патшасы башкортларга күп кенә хокуклар гарантияли — үз җирләренә хуҗа булган асаба халык хокуклары, дин иреге, эчке идарә төзелешен саклау һәм башкалар. Мәскәүнең бу вәгъдәләрне ничек үтәве һәм гасырлар дәвамында башкортлар белән урыс хакимияте мөнәсәбәтләре, башкортларның татарлар белән мөнәсәбәтләре, бүгенге хәле турында тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов белән сөйләштек.

— Явыз Иван гаскәре 1552 елда Казан ханлыгын, 1556 елда Әстерхан ханлыгын басып алганнан соң 1557 елда, 465 ел элек башкортлар Мәскәү патшалыгына үз теләкләре белән кушылган. Бу дөрес адым булганмы? Башкортларның алга таба тормышына, үз дәүләтчелекләренә ия булу мөмкинлегенә бу карарның тәэсире нинди булган?

Марат Колшәрипов

— Бу кушылу башкорт бәйләренең дөрес адымы булган дип уйлыйм. Чөнки ул чорда урыс дәүләте көчәеп, көнчыгышка таба җәелә башлый. Башкортлар исә кан коюсыз гына кушыла һәм үзләре өчен яхшырак шартлар, асаба халык хокукы алуга ирешә һәм алар 1917 елга кадәр асаба хокукы белән яшәп килә. Башкортларның асаба хокукы Җир турында декрет чыккач кына бетә.

Әмма башкортлар кушылган чакта төзелгән килешүне 17 гасыр ахырында патша хөкүмәте боза башлый, җирләрне тартып алып завод хуҗаларына, дворяннарга тарата. Хәтта башкортларны мәҗбүри чукындыру тырышлыклары да була. Ә башкортлар чукынудан баш тарта, бик азлар гына чукына. 18 гасырда андыйлар бер йөзләп кенә булган. Мондый хәлләргә башкортлар баш күтәрү белән җавап бирә. 17 гасырда ике тапкыр баш күтәрәләр. 18 гасыр дәвамында башкортлар үз хокукларын яклап даими көрәшеп килә, зур корбаннар хакына булса да, асаба хокукларын саклап кала.

— Башкортлар Московиягә кушылмаган булса, төрле ыруларны, үз җирләрен берләштереп бәйсез дәүләт буларак яшәрлек, дәүләтчелек эшен тартып алып барырлык хәлдә булганмы?

Башкортларның ханлыклары, уртак бер ханнары булмаган, ә төрле бәйләр җыелып җир, дин һәм башка мөһим мәсьәләләр турында килешә торган булганнар

— Башкортларның ханлыклары, уртак бер ханнары булмаган, ә төрле бәйләр җыелып җир, дин һәм башка мөһим мәсьәләләр турында килешә торган булган. Моны хәрби демократия дип атар идем. Әмма андый омтылышлар, аерым ханнар булгалаган. Мәсәлән 15 гасырның икенче яртысында Мәсем хан булган, ләкин ул ханнар бөтен башкортларны үзләре тирәсенә туплый алмаган. 18 гасырдагы баш күтәрү чорында Карасакал исемле башкорт ханы була. Әмма баш күтәрүчеләрне бастыралар һәм ул чын хан булып китә алмый. Борынгы заманнарда башкорт ырулары арасында төрле каршылыклар булса да, Русиягә кушылыр алдыннан андый каршылыклар инде беткән була, ырулар берләшеп эш итә. Берәр мәсьәләне хәл итәсе булса, Уфа янында җыелып, киңәшләшеп эш итә торган булганнар.

Зәки Вәлиди

Әхмәтзәки (Зәки) Вәлиди Тоган (1890-1970) – башкорт милли лидеры, дәүләт эшлеклесе, сәясмән, публицист, тарихчы, шәрык белгече, тюрколог, фәлсәфә докторы (1935), профессор, Манчестер университеты мактаулы докторы (1967).

1890 елның 10 декабрендә Уфа губерниясе Көзән авылында туган, 1970 елның 26 июлендә Истанбулда вафат булган.

1992 елдан Башкортстанның милли китапханәсе Әхмәтзәки Вәлиди исеме йөртә. Аның исемендәге республика дәүләт премиясе бар. Уфа, Ишембай урамнарына Зәки Вәлиди исеме бирелгән. Күренекле башкорт дәүләт эшлеклесенә һәйкәлләр Петербурда, Ишембайда, Сибайда куелган, Төркиядә аның исемендәге парк бар. Зәки Вәлидинең 120 еллыгы уңаеннан ТЮРКСОЙ оешмасы 2010 елны Әхмәтзәки Вәлиди елы дип игълан итте.

— 20 гасыр башында патша империясе җимерелгәндә күп кенә халыкларның яңадан үз дәүләтчелекләрен торгызу мөмкинлекләре була. Ул чакта Зәки Вәлидинең башкорт автономиясен оештыруда катнашуын, ул чордагы башка сәясәтчеләрнең эшчәнлеген ничек бәялисез?

Зәки Вәлиди

— Уңай бәялим. Башкортлар беренчеләрдән булып күтәрелеп чыга һәм 2017 елның 15 ноябрендә тупраклы башкорт автономиясен игълан итә, башкорт гаскәре оеша. Ул чакта Оренбур большевикларга каршы торучы казаклар җитәкчесе Александр Дутов кулында була. Зәки Вәлиди аның янына кереп казакларның башкортларга ярдәм итүен сорый. Дутов моның белән килешә һәм ярдәм вәгъдә итә. Чөнки ул вакытта төрле урыннарда большевиклар хакимияте урнаша башлый, кызыллар кысрыклап килә.

Башкортлар аклар ягында да, кызыллар ягында да булган дигән гаепләүләрне ишетергә туры килә. Аклар хәрәкәте җитәкчелегенә Александр Колчак килгәч Дутов аңа буйсынып, башкорт армиясен таратырга карар итә һәм башкорт автономиясен танудан баш тарта. Шуңа күрә 1919 елда башкортлар бөтен армия белән большевиклар ягына күчәргә була, армия шулай сакланып кала. Тик большевиклар башкортларны үзләренчә файдалана. Зәки Вәлиди республиканы саклау өчен башкорт гаскәрен Башкортстанда калдырырга тели, әмма бу рөхсәт ителми. Аларны аклар гаскәре башлыгы Антон Деникин көчләренә каршы сугышыр өчен көньяк фронтка юнәлтәләр, аннан Петроградка (хәзерге Петербур) җибәрәләр, аннан полякларга каршы сугышу өчен көньяк-көнбатыш фронтка куалар.

Ә инде большевиклар җиңеп, сугыш тәмамлангач бөтен башкорт хәрби бүлекләрен тараталар. Шуннан соң Зәки Вәлиди эмиграциягә китә, чөнки ул үз армиясе булмагач, бернинди дә республика була алмый дип саный. Ә аннан соң төрле төбәкләрдә төзелгән автоном республикаларның бернинди суверенлыгы, мөстәкыйльлеге булмый, хәтта союздаш республикаларныкы да.

Хәзер инде без үз җитәкчеләребезне дә сайлый алмыйбыз, аларны безгә Мәскәү җибәрә

1990нчы еллардагы реформалар чорында гына вазгыять үзгәреп, Башкортстан сәяси һәм икътисади суверенлык ала алды. Әмма 21 гасыр башында хакимияткә Владимир Путин килгәч моңа да нокта куелды, конституция дә үзгәртелде. Татарстан да шундый ук язмышка дучар булды. Хәзер инде без үз җитәкчеләребезне дә сайлый алмыйбыз, аларны безгә Мәскәү җибәрә. Республиканың элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм хәзергесе Радий Хәбиров Путин куйган кешеләр бит алар. Аның өчен ялган сайлаулар оештырыла. Чынлыкта бу кешеләр 50 процент та тавыш җыя алмас иде, аларга 70-80 процент кеше тавыш бирде дип ялган саннар уйлап чыгаралар. Русия беркайчан да демократик ил булмаган һәм булмаячак та. Русия хәзер Джордж Оруэллның "Мал утары" китабында сурәтләнгән хәлдә. 20 гасыр башында да башкортларны алдаганнар, ул чакта большевикларның башкортлар хокукларын танулары вакытлы күренеш кенә булуын Ленин да әйткән.

1920 елның маенда исә Автономияле совет башкорт республикасы дәүләт корылышы турында декрет чыга. Анда башкортлар белән килешүдәге бөтен шартлар юк ителә һәм башкорт гаскәрләре таратыла. 1990нчы елларда федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәләр дә шулай вакытлы гына күренеш булды, аннан соң юкка чыгарылды. Хәзерге конституция нигезендә Башкортстан халкы республикадагы табигый байлыкларга хуҗа түгел, бөтен нәрсәне Мәскәү хәл итә.

— 20 гасыр башында большевиклар да, аклар да башкортларны алдаган икән, ул чордагы башкорт җитәкчеләренең нинди хаталары булган дип әйтергә мөмкин?

— Хаталар димәс идем, чөнки алар мөмкин булган бөтен юлларны кулланырга тырышкан бит.

БУ ТЕМАГА: Идел белән Урал арасында Берлин дивары: Татарстан һәм Башкортстан чиге ничек ясалган

— Шул ук вакытта 1917 елның 20 ноябрендә Уфада Милләт Мәҗлесе Идел һәм Урал буендагы халыкларның Идел-Урал республикасын (аны Идел-Урал штаты дип тә атыйлар) төзү турында карар итә. Моның тормышка ашырылуына нәрсә комачаулаган?

— Идел-Урал штаты берничек тә була алмас иде, чөнки башкортлар аңа каршы була. Әле аннан соң да, 2018 елның 22 мартында Мәскәүдә РСФСРның милләтләр эшләре халык комиссариаты Татар-Башкорт республикасын төзү турында карар чыгара. Әмма ул да кәгазьдә генә кала. Башкорт хәрәкәте җитәкчеләре Татар-Башкорт республикасы төзүгә кискен каршы була. Шуңа күрә Мәскәү ул идеядән баш тартырга мәҗбүр кала һәм 2019 елда ул карар гамәлдән чыгарыла. Башкортлар Идел-Урал штатына яки Татар-Башкорт республикасына беркайчан да ризалашмас иде. Чөнки татарның бер өлешендә башкортларга карата шовинистик карашлар бар һәм ул әле дә дәвам итә. Хәзерге чор татар тарихчыларының кайбер хезмәтләрен укып карасаң, анда башкорт дигән халык булмаган дигән тәкърарлауны да күрергә була. Без мондый белдерүләргә каршы торырга тырышабыз. Шовинизмнан башка гына үзара мөнәсәбәтләр корсак, бөтенләй башкача булыр иде. Артистлар, кайбер сәясәтчеләр безне узара дуслар, тугандаш халык дип атый, әмма шул ук вакытта башкортларга каршы һөҗүмнәр тукталмый. Казан ягыннан мондый һөҗүмнәр бигрәк тә җанисәп алдыннан көчәя һәм без аларга җавап бирергә мәҗбүр булабыз. Без Татарстан тарихчыларына башкача килешә алмаганда уртак конференция уздырыйк дип тә тәкъдим иттек. Әмма киеренкелек әле дә дәвам итә.

— Татарлар белән башкортлар кайчан да булса үзара килешеп, Мәскәү алдында үз хокукларын бергәләп яклый алыр дип уйлыйсызмы?

Башкорт халкының тарихы да, башкорт халкы да булмаган дигән караш, хәтта снобизм үзара аңлашуга зур киртә булып тора

— Андый тырышлыклар булды. Мин "Урал" башкорт халык үзәге рәисе (1991-1996 елларда) булганда Казанга барып, татарлар белән төрле чаралар, митинглар уздыра идек, андый адымнар ясалды. Әмма бик уңышлы булмады. Ниндидер үзара аңлашу булды, татар милли хәрәкәте җитәкчеләре, шул исәптән Фәүзия Бәйрәмова белән дә. Шул ук 1990нчы еллар башында Уфада башкорт яшьләре федераль үзәк сәясәтенә протест йөзеннән ачлык уздырганда татар яшьләре дә аларны яклап чыгып, ачлыкка кушылган иде. Әмма башкорт халкының тарихы да, башкорт халкы да булмаган дигән караш, хәтта снобизм үзара аңлашуга зур киртә булып тора.

— Башкортстанда 90нчы еллардан бирле татарлар, республикада яшәүче өч төп халыкның берсе буларак, татар телен дәүләт теле итеп тануны таләп итеп килә. Татар теленә дәүләт теле статусы бирү бу аңлашуга таба бер зур адым була алмас идеме, мөмкинме бу?

— Монда безнең төньяк-көнбатыш һәм төньяк башкортлар турында сүз барырга тиеш. Аларның телләре татар теленә якын һәм бер вакыт аларны татар теленең бер диалектында сөйләшүчеләр дип исәпләделәр. Бары безнең тел белгече Таһир Баишев кына аның башкорт теле диалекты булуын әйтеп килгән. Соңрак кына безнең галимнәр аларның башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүен таныды (академик даирәләрдә татар теленә башкортның төньяк-көнбатыш диалекты дип карау яклау тапмый, моның күбрәк сәяси максатларда алга сөрелүе таныла - ред.) 1930нчы еллар башында анда башкорт мәктәпләре ачыла, әмма соңрак башкорт интеллигенциясе репрессияләнгәч алар татар мәктәпләренә әверелә һәм татар телендә укыйлар. 1963 елда мин Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга кергәндә анда бер генә башкорт укытучысы бар иде, ә татарлар шактый иде. Бөтен югары уку йортларында хәл шундый иде. Соңрак мин ике мәртәбә ул факультетта декан булдым, һәм шул чорда укытучыларның яртысыннан артыгын акрынлап башкортлар тәшкил итә башлады. Шундый кыска вакыт эчендә башкорт зыялылары булдырылды, профессорлар барлыкка килде.

БУ ТЕМАГА: Онытылган декларация. Мөстәкыйльлек Башкортстанга нәрсә бирде?

— Айрат Дилмөхәммәтов, Руслан Габбасов кебек башкорт сәясәтчеләре башкорт дәүләтчелегенең киләчәге, Русиянең киләчәк корылышы, конфедерация булдыру турында шактый кыю фикерләр белән чыкты һәм аларны Русия хакимияте моның өчен эзәрлекли башлады. Аларның идеяләре турында ни уйлыйсыз, тормышка ашарлыкмы бу?

Радий Хәбиров Мәскәүдә аларны эктсремистлар, расистлар дип атый һәм хәтта фашистлар дип атарга якын дәрәҗәгә җитә икән, мондый эзәрлекләүләргә юл ачыла әлбәттә

— Кызганыч, бездә бөтен оппозицияне, башкорт яшьләре хәрәкәтен тар-мар иттеләр. Шул ук Дилмөхәммәтовны үз карашларын белдереп брошюра язган өчен генә төрмәгә утырттылар. Шул брошюра өчен аны инде ике мәртәбә хөкем иттеләр. Башкорт яшьләре хәрәкәте белән шөгыльләнгән Фәнзил Әхмәтшин дә утырып чыкты, ул дини мәсьәләләр белән дә шөгыльләнә иде. Фаил Алчыновка да нык басым булды. Бөтенесен эзәрлекләделәр. "Башкорт" оешмасын экстремист дип тыйдылар, "Күк бүре" һәм башка оешмаларны тар-мар иттеләр. Республика башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә аларны эктсремистлар, расистлар дип атый һәм хәтта фашистлар дип атарга якын дәрәҗәгә җитә икән, мондый эзәрлекләүләргә юл ачыла әлбәттә. Хәзер оппозиция юк. Хәзер бездә административ идарә рәвешендә эшләүче Башкорт корылтае башкарма комитеты гына калды, анда шул ук хакимият депутатлары утыра. Әмма ул башкорт администрациясенең бер янкормасы гына. Алар бер нәрсәгә дә үз сүзләрен әйтмичә, бөтен нәрсәне хуплап кына утыра.

Дилмөхәммәтов, Габбасов идеяләре яхшы булса да, Русия шартларында гамәлгә ашырлык түгел. Хәзерге шартларда конфедерация турында нинди сүз була алсын ди. Русия федерация дип аталса да, хәтта федератив мөнәсәбәтләргә дә урын юк бит. Мәскәүдә инде беркем дә Русия федерациясе дип сөйләшми, Русия генә диләр, РФ дигән нәрсә кәгазьдә генә.

— Дилмөхәммәтов, Габбасовлар бит хәзерге систем җимерелгәннән соң корылачак яңа системны күздә тота.

— Әлегә Татарстан, Башкортстан кебек республикаларны саклап калу турында сүз бара. Мәрхүм Владимир Жириновский милли республикаларны бетерү кирәклеге турында иң күп сөйләүче иде. Ләкин ул эш аның вафатыннан соң да дәвам итә.

— Башкортстанның хәзерге җитәкчелеге башкорт халкы мәнфәгатьләрен ни дәрәҗәдә яклый, алар ничек эш итәргә тиеш хәзер?

— Ул турыда сүз дә әйтерлек түгел. Сүздә бар да ал да гөл, әлбәттә. Хәбиров еш кына Урал аръягына йөри, ниндидер очрашулар, бәйрәмнәр оештыра, бигрәк тә Баймак районында. Әмма гамәлдә берни дә эшләнми диярлек, барысы да сүздә генә.

— Хәзерге шартларга күз салып, тагын 50 яки 100 елдан башкорт халкының киләчәген ничек күрәсез?

— Ниндидер фараз кору бик кыен, әмма оптимизм бар. Ничек кенә булмасын, халык көрәшергә, үз хокукларын якларга тиеш. Дөнья гел болай гына бармас, кайчандыр үзгәрер дип өметләнәм. Русия демократик ил булмаса, алдагы тормышны яхшы итеп фаразлау бик кыен. Әмма халык халык булып кала. Башкортлар үзләренең милли карашларын, менталитетын, мәдәниятен сакларга тырыша. Безнең телебез, фольклорыбыз, бай эпосларыбыз, көчле җырларыбыз, биюләребез бар. Менә шулар оптимизм бирә.

1552 елда Казан ханлыгын яулап алган урыс патшасы Явыз Иван башкортларга урыс дәүләтенә үз теләкләре белән керү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Халык җыеннарында башкорт ырулары вәкилләре сайланган һәм сөйләшүләр алып бару максатында алар башта Казанга, аннары Мәскәүгә барган. Башкортларның урыс дәүләтенә керүенең йомгаклау этабы 1557 елда илчеләрнең Мәскәүгә барып, анда патша хакимияте белән сөйләшүләр оештырылуы, башкортларның Иван IV кулыннан "Жалованный грамоталар" алуы белән тәмамланган. Кушылу килешүе шартлары нигезендә патша хакимияте башкортларга тыныч тормыш, асаба халык хокукын, дин иреген, аларның эчке тормышына тыкшынмауны һәм эчке идарәсен саклауны гарантияли. Башкортлар исә үзләренең Урыс дәүләтенә буйсынуын таный, урыс патшасы өчен хәрби хезмәткә барырга һәм ясак түләргә ризалаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!