На этом уроке пригласим вас на природу и понаблюдаем за летней погодой. Но прежде всего конечно остановимся на базовой лексике.
Your browser doesn’t support HTML5
- быел – этот год; быелгы җәй – лето нынешнего года,
- ел фасылы – время года,
- эссе – жарко,
- кояшлы – солнечно,
- салкын – холодно; салкынча – прохладно,
- яңгырлы – дождливо; яңгыр сибәли – моросит дождь,
- болытлы – облачно; алмашынучан болытлы – переменная облачность,
- коры – сухо; корылык – засуха,
- челлә – жаркая пора, жара,
- яшен – гроза,
- аяз – ясно, ясный,
- күк күкрәү – гром,
- салават күпере – радуга,
- кояш торгынлыгы – солнцестояние,
- дымлы – влажный.
В разных странах разный климат, поэтому каждый уголок Земли имеет свою уникальную природу, флору и фауну. Познакомимся с некоторыми из них.
- искиткеч – изумительно, дивно,
- кискен – резко, резкий,
- үзгәрүчән – переменчивый,
- Тифлис – Тбилиси,
- Гөрҗистан – Грузия,
- тирәсе – примерно, около,
- … диярлек – почти,
- аеруча – особенно,
- гадәттән тыш –необычно, исключение из правил,
- вәгъдә – обещание; вәгъдә итә – обещает,
- кисеше – пересечение
Проверьте понимание текста методом Әйе/ Юк (да/нет):
- Лофотен утрауларының табигате бик матур.
- Утрауларда җәен салкын, кышын җылы була.
- Тифлистә июль - челлә вакыты.
- Татарстанда июньдә яңгырлар еш ява.
- Татарстанда быелгы җәй гадәттән тыш салкын.
- Мельбурнда иң җылы ай - февраль.
Выберите соответствующую картину к словам:
***
Время диалога! Наши герои планируют пойти на однодневный поход с ночевкой в палатках. Прочитайте и прослушайте их диалог:
Your browser doesn’t support HTML5
Диалог №1
- Хәсән: Сәлам, Айсылу! Ни хәлләр? Чатырыңны таптыңмы?
- Айсылу: Сәлам, Хәсән! Әйе, ниһаять таптым.
- Хәсән: Йокы капчыгың бармы соң?
- Айсылу: Әйе, яңа йокы капчыгым бар. Дусларым туган көнгә бүләк иттеләр. Минем табигатьне яратканны беләләр бит.
- Хәсән: Шәп бүләк һәм шәп дуслар!
- Айсылу: Килешәм.
- Хәсән: Һава торышын карадым: иртәгә һәм берсекөнгә аяз, көндез кояшлы була.
- Айсылу: Яхшы. Бик эссе булса, елгада су керәбез. Ә төнлә?
- Хәсән: Кичен һәм төнлә урыны белән яңгыр күрсәтә. Тик яшенле көчле яңгыр түгел, сибәли генә. Каты яуса, чатырга качабыз.
- Айсылу: Шәп! Башкаларга хәбәр иттеңме?
- Хәсән: Башта синең белән сөйләшергә теләдем.
- Айсылу: Мин риза!
- Хәсән: Риза булсаң, барабыз.
Найдите следующие фразы в тексте.
- палатку нашла –
- спальный мешок –
- завтра и послезавтра ясно –
- местами дождь –
- спрячемся в палатку –
- другим сообщил –
Минутка грамматики
В диалоге встречаются несколько предложений с шарт фигыль (глагол в условном наклонении), они образуются путем присоединения к основе глагола окончаний -са/сә, личные окончания добавляются после них:
Основа глагола + са/сә+ личные
- кайтсам (если вернусь)
- өлгерсәң (если успеешь)
- теләсәгез (если вы захотите)
Личные окончания:
Мин | -м | Без | -к |
Син | -ң | Сез | -гыз/гез |
Ул | - | Алар | -лар/-ләр |
- Һава торышы кояшлы булса, паркта пикник эшлибез. (Если погода будет солнечной, устроим в парке пикник)
- Автобуска өлгерсәк, Чаллыга барабыз. (Если успеем на автобус, поедем в Челны)
- Яшелчәләр алсаң, салат әзерлим. (Если купишь овощи, приготовлю салат)
Следующий диалог между друзьями, которые делятся впечатлениями от вчерашнего похода на природу.
Your browser doesn’t support HTML5
Диалог №2
- Илдар. Хәерле иртә! Күптән мондамы сез?
- Гүзәл. Сәлам-сәлам! Әле генә килдек. Утыр әйдә, менә меню.
- Ильяс. Ничек хәлләр, Илдар? Аяклар исән-саумы?
- Илдар. Исәннәр, тик тыңларга теләмиләр.
- Гүзәл. 20 км юл уен эш түгел. Каратау сукмагы шундый ул. Ярый әле көн аяз, җылы булды.
- Илдар. Әйе шул, яңгыр яуса, авыррак булыр иде. Тирә-яктагы матурлык та күренмәс иде. Вакыт-вакыт салкынча җил исте. Рәхәт кенә!
- Ильяс. Бәхетең бар икән! Без Гүзәл белән ул юлны беренче тапкыр ике ел элек уздык - корылык елы иде бит. Нык эссе булды. Чишмәләр дә кипкән, үзебез белән алган су тиз бетте. Суның кадерен шунда аңладык!
- Илдар. Каратау тәрбияләгән сезне.
- (Көлешәләр.)
- Гүзәл. Егетләр, әйдәгез, кем нәрсә тели? Салат, ботка, йомырка?
Фразы из диалога:
- тыңларга теләмиләр – не хотят слушаться,
- уен эш түгел – это тебе не шутки,
- сукмак – тропа, тропинка,
- ярый әле – хорошо, что; ладно еще …,
- тирә-яктагы матурлык – красота вокруг,
- вакыт-вакыт – время от времени.
Вопросы по диалогу:
- Илдар ничә км юл узган?
- Илдарның аяклары ни хәлдә?
- Кичә һава торышы нинди булган?
- Ике ел элек һава торышы нинди булган?
- Дуслар кайда утыра һәм нишлиләр?
Ну а напоследок предлагаем небольшую подборку народных предсказаний, связанные с погодными условиями:
Your browser doesn’t support HTML5
Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була. (Если березового сока много, лето будет дождливым)
Беренче мартта көн җилле булса, җәй җилле була. (Если первого марта день будет ветренным, лето будет ветренным)
Алтынчы апрельда аяз булса, җәй коры килә. (Если шестого апреля будет ясная погода, то летом будет засуха)
Торналар берәм-берәм килсә, җәй яхшы була. (Если журавли будут приходить отдельно, лето будет хорошим)
Итак, на этом наш урок завершён, надеемся, вам всё понравилось. Чтобы закрепить изученное, предлагаем пройти тест:
Это был второй урок нашего специального летнего курса, который выходит в течение лета 2022 года. Первое занятие можно найти здесь. Зайдите сюда, если хотите увидеть другие уроки курса.
У нашего проекта "Әйдә! Online" есть два больших курса для изучающих татарский язык:
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Telegram-е, Вконтакте, Instagram-е, Facebook-е, Тиктоке.
Следите за обновлениями в наших соцсетях, скоро выйдет следующее занятие!